Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО баш секретаре: Русия Европа чикләрендә тыелган ракетлар урнаштыра


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

Әлеге ракетлар атом шартлаткычы йөртә ала дип белдерелә.

НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Русияне Европа чикләрендә атом шартлаткычы йөртә алучы ракетлар урнаштыруда гаепләде. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Аның сүзләренчә, Мәскәү "салкын сугышны" төгәлләүгә ярдәм иткән "ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүне куркыныч астына куя. НАТО башлыгы Русия хөкүмәтен килешүне тулысынча үтәүне тәэмин итәргә чакырды.

Моңа кадәр АКШ президенты Дональд Трамп Америка белән Совет берлеге 1987 елда имзалаган ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы килешүне гамәлдән чыгарырга җыенуы турында белдергән иде. Ул Русия ягы килешүне бозды дип саный. Трамп шулай ук АКШ атом арсеналын арттырырга әзер диде. НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг моны хуплады.

Русия хакимиятләре АКШның әлеге карарын "шантаж" дип атады һәм "хәрби-техник сыйфатлы җавап чаралары" белән янады.

Октябрь башында АКШның НАТОдагы илчесе Кей Бейли-Хатчинсон Пентагон килешүне бозып ясалган ракет коралларын нейтральләштерергә җыена дип белдерде.

Узган ел Америка идарәсе Русия килешүне бозуны туктатмаса, АКШ үз ракетларын төзи башлаячак дип хәбәр итте. Быел сентябрьдә Breaking Defence басмасы Пентагон Совет берлеге таркалганнан соң беренче тапкыр ракетлар төзи дип язды. Бу ракетлар 1600 чакрымга кадәр оча ала һәм Русиянең ракетларга каршы системнарын юк итү өчен ясала диелде.

Совет берлеге һәм АКШ "ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турындагы" килешүне 1987 елның декабрендә имзалаган иде. Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берелегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.

XS
SM
MD
LG