Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов "Башнефть"тә эшләячәк


Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов
Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов

Рөстәм Хәмитов "Башнефть"нең мөдирләр шурасы рәисе вазифасына билгеләнергә мөмкин.

Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитовка "Башнефть" ширкәтенең мөдирләр шурасы рәисе вазифасы тәкъдим иткәннәр. Бу хакта "Известия" яза.

30 октябрь Русия президенты Владимир Путин Кремльдә төбәкләрнең элекке җитәкчеләре белән очрашты. Алар арасында Хәмитов та бар иде. Путин элекке башлыкларның алга таба эш планнары белән кызыксынган һәм аларның "тәҗрибәләрен башка вазифаларда кулланырга" вәгъдә иткән.

2018 елның 11 октябрендә Башкорстан көнендә Рөстәм Хәмитов республика башлыгы вазифасыннан китүе турында игълан итте. Әлегә кадәр аның яңа эш урыны турында билгеле түгел иде. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча Радий Хәбиров башкара.

XS
SM
MD
LG