Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Русия ирексез интернет илләре исемлегенә керде


Freedom House рейтингында Русия быел 65 ил арасында 53нче урында. Узган ел белән чагыштырганда, ул ике урынга аска төшкән.

Кеше хокуклары торышын күзәтүче Freedom House оешмасы дөньяда интернет иреге турындагы тикшерү чыгарды. Русия ирексез интернет илләре арасында: рейтингта ул 53нче урында.

65 илне үз эченә алган тикшерү 2017 елның июненнән 2018 елның маена кадәр уздырылган. Узган ел белән чагыштырганда, Русиядә интернет иреге белән бәйле вазгыять тагын да начаралганган: узган ел ул 51нче урында иде.

Freedome House интернет иреген тугыз параметр ярдәмендә бәяли. Алар арасында социаль челтәрләрне томалау, сәяси, социаль яки дини контентны томалау очраклары, дәүләт цензурасын арттыручы кануннар саны, кулга алынган һәм хөкем ителгән интернет-блогерлар саны һәм интернеттагы фикер алышуларда хакимиятне яклап язучы "трольләр" булуы бар.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ирекле интернет рейтингында алгы урыннарда Эстония, Исландия һәм Канада тора - әлеге илләрдә дәүләт цензурасы яки челтәрләрдә дәүләт басымының бер генә очрагы да теркәлмәгән.

Интернет ирегенә бәйле иң начар вазгыять Кытай, Иран, Сүрия һәм Эфиопиядә санала.

XS
SM
MD
LG