Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага карата чикләүләр исемлегенә Җәмилев белән Чубаров та кертелгән


Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров (у)
Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров (у)

Русия Украинаның 322 ватандашына һәм 68 ширкәтенә чикләүләр кертте. Чикләүләр исемлегендә кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев һәм Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров та бар.

Украинаның 322 ватандашына һәм 68 ширкәтенә чикләүләр кертү турында фәрманны Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ Русия хөкүмәте сайтында чыкты.

Чикләүләр исемлегенә министрлар, шул исәптән эчке эшләр министры Арсен Аваков, депутатлар һәм бизнес вәкилләре кергән. Исемлектә шулай ук Украинаның элеке премьер-министрлары Юлия Тимошенко һәм Арсений Яценюк, президент Петр Порошенко улы Алексей һәм Украинаның АКШтагы илчесе Валерий Чалый бар.

Мостафа Җәмилев Украина президентының кырымтатар мәсьәләрендә вәкаләтле вәкиле булып тора.

Русиянең Украинага карата керткән чикләүләр исемлегенә 2014 елда Кырымнан китеп Киевта яшәргә мәҗбүр булган тагын берничә кеше кертелгән.

Алар арасында Украина президентының Херсондагы Кырым вәкиллегенең даими вәкиле Борис Бабин, аның урынбасары Изет Гданов, Украина Югары Радасы депутаты, Кырымның элекке премьер министры Сергей Куницын, Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләре мәсьәләре министрының беренче урынбасары Юсуф Куркчи, Кырым хөкүмәтенең элекке вице-премьеры, 2014 елдан соң Кырымнан китергә мәҗбүр булган, Киевтан тапшырулар алып барган “Черноморская” телекомпаниясе хуҗасы Андрей Сенченко бар.

Билгеле булганча, бу исемлеккә Русиягә карата "дусларча сәясәт алып бармаганнар" кертелгән. Исемлеккә кертелгән шәхесләрнең акчалары, кыйммәтле кәгәзьләре, милке туңдырыла, алар акчаларын Русиядән читкә күчерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә диелә.

22 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинага махсус икътисади чикләүләр кертү турында фәрман имзалаган иде. Путин Русия хөкүмәтенә "чикләүләр кертелергә тиешле физик һәм юридик затларның исемлеген төзергә" һәм әлеге чараларның төрләрен билгеләргә кушты.

Фәрман 22 октябрьдә үз көченә керде һәм Украина Русия ватандашлары һәм юридик затларына карата чикләү чараларыннан баш тарткан очракта, кире кагылачак диелә.

XS
SM
MD
LG