Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара татар теле олимпиадасының сайлап алу туры башлана


Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Халыкара олимпиадада җиңүчеләре Мидзуки Накамура һәм Ризәлә Йосыпова белән
Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Халыкара олимпиадада җиңүчеләре Мидзуки Накамура һәм Ризәлә Йосыпова белән

Киләсе елның апрелендә узачак Халыкара татар теле олимпиадасында катнашырга теләүче чит илләрдә яшәүчеләр өчен декабрьдә интернет-сынау оештырыла. Башкалар төбәкара һәм республика олимпиадаларыннан соң сайлап алына.

Татарстан мәгариф министрлыгы VII Халыкара татар теле олимпиадасы уздыру турында игълан итте. Олимпиадага Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 8-11нче сыйныф укучылары чакырыла.

Бәйгенең соңгы этабы киләсе елда Казанда уза. Аңа кадәр сайлап алу турлары оештырыла. Татарстаннан катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларыннан соң билгеле булачак. Русия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен 2019 елның февралендә Казанда төбәкара олимпиада уздырылачак. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр халыкара олимпиадада катнашу хокукы ала.

Чит илдә яшәүче һәм Русия төбәкләрендә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм студентлар КФУ порталында интернет-сынау узып олимпиадада катнаша ала. Интернет-сынау узар өчен алар 15 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр abiturient.kpfu.ru сайтында теркәлергә тиеш.

Сынау 12-27 декабрьдә үткәреләчәк. Җиңүчеләр бүленгән квотадан күбрәк булган очракта, аларга өстәмә биремнәр тәкъдим ителәчәк ди оештыручылар.

Халыкара олимпиаданың соңгы этабына узучылар исемлеге шул ук сайтка яки Татарстанның мәгариф министрлыгы сайтына киләсе елның 1 мартына кадәр эленәчәк. Олимпиаданың соңгы туры 2019 елның апрелендә уза.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада Мәскәү БДИ системын кертеп милли республикаларда да чыгарылыш имтиханнарын урысча гына бирдергәндә татар теленең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. 2018 елда Халыкара олимпиадада Татарстаннан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400дән артык укучы һәм студент катнашты.

XS
SM
MD
LG