Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элвин Грей: "Мин татарча сөйләшәм" кебек чараларда теләп катнашыр идем


Элвин Грей
Элвин Грей

Җырчы Элвин Грей киләсе җанисәп вакытында үзен башкорт дип яздырачагы һәм татар теленә бәйле чараларда катнашырга теләве турында сөйләде.

2 ноябрьдә җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда матбугат очрашуы уздырды. Инде берничә ел дәвамында стадионнар җыйган җырчыдан "Мин татарча сөйләшәм" кебек милли чараларда катнашыр идеңме дип сорадылар. "Чакырсалар, бик теләп катнашыр идем, чакырмыйлар" диде Элвин Грей.

Ул татарча да, башкортча, урысча да җырлый. Кайчак үзен татар егете дип тә атый. Бу уңайдан аның киләсе җанисәпкә мөнәсәбәте һәм анда нинди милләт булып язылачагы турында да сорау булды. "Башкорт дип яздырам, чөнки Башкортстан - минем туган җирем. Минем телем, рухым, йөрәгем башкорт" диде Элвин Грей.

Җырчының продюсеры Александр Слюсаренко әйтүенчә, Башкортстанда кайбер җирдә балаларга башкорт телен Элвин Грей җырлары аша өйрәтә башлаганнар. Шул ук вакытта җырчы үзе башкортча атна көннәрен санап күрсәтә алмады.

Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган Радик Юлъякшин Башкортстан һәм Татарстанның иң популяр җырчыларының берсе. 2017 елда Башкортстанның атказанган артисты исеме алды. Юлъякшин исеме башкорт теле дәреслегенә кертелгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG