Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Халык бердәмлеге көне хәрби техника тамашасы итеп оештырылды


Уфада Халык бердәмлеге көне
Уфада Халык бердәмлеге көне

Русиядә 4 ноябрьдә билгеләнүче Халык бердәмлеге көне уңаеннан Уфада концертлар һәм хәрби техника күрсәтелде.

Башкаланың Дәүләт концерт залы һоллында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шунда ук республикада яшәүче милләтләр үз почмакларын булдырган иде.

Аларда милли киемдәге егет һәм кызлар үзләренең милли уен кораллары, һәдияләр, курчаклар, китаплар белән таныштырды.

Башкорт почмагы
Башкорт почмагы

Татар почмагын Бүздәк районыннан килгән Татар тарихи-мәдәни үзәге тәкъдим итте. Аның җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова Азатлыкка бәйрәм кәефләрен бүлеште.

Татар һәдияләре
Татар һәдияләре

"Бу бәйрәм дуслык бәйрәме бит инде ул. Башкортстанда күп милләтләр тату яши. Бездә тынычлык, дуслык хөкем сөрә. Гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, аны башка халыкларга да күрсәтәбез. Киләчәктә дә тату яшәрбез дип өметләнәм", диде Гәүһәрова.

Чара тамашалар залында төрле милләт вәкилләре катнашлыгында зур концерт белән тәмамланды.

Икенче зур чара Салават Юлаев мәйданында узды. Анда хәрби техника үрнәкләре белән таныштыру оештырылган иде. Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Көллият студентлары "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәтенә кабул ителде. Шуңа мәйданда хәрби киемдәге яшьләр бик күп булды. Чара концерт белән үрелеп барды. Шунда ук солдат боткасы тәмләү дә оештырылды.

Солдат боткасы
Солдат боткасы

Дәүләт концерт залында узган чарага чакыру билетлары белән генә уздырсалар, Салават Юлаев мәйданына керү ирекле булды. Шулай булуга карамастан, бәйрәмгә чыгучылар бик аз булды. Халыклар бердәмлеге көне чын-чынлап гомумхалык бәйрәме булудан бигрәк, ясалма бәйрәм рәвешендә узды.

Дәүләт концерт залындагылар, үзләре шул чарада катнашучы һәм чакырылучылар буларак, кая килгәннәрен белсәләр, Салават Юлаев мәйданындагы халык арасында нинди бәйрәм булуын белмәүчеләр дә очрады.

XS
SM
MD
LG