Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре йөрешен рөхсәт итү – милләтләрне сортларга бүлү


Казанда тәре йөреше
Казанда тәре йөреше

Татарның хәтта үз башкаласында йөреш уздыру хокукын кысалар. Ни өчен берәүләргә яраган әйбер татарларга рөхсәт ителми? Публицист, язучы Искәндәр Сираҗи узган Хәтер көне белән 4 ноябрьдәге тәре йөрешен чагыштыра.

4 ноябрь Казанның праваслав христианнары тәре йөрешенә чыкты, Казан халкын башкаланың кайсы урамнары ябылу турында алдан ук кисәттеләр. Татарстанның христиан руханилары барлык дини йолаларын тыныч үтәсен, халык урамнарда келәү әйтеп барсын өчен хакимият барлык шартларны да тудыра. Бу инде әллә ничә ел дәвам итә, күнегеп тә барабыз бугай.

Татар мескен хәлдә Тинчурин бакчасында тимер рәшәткәләр белән камап алынган кечкенә урында ата-бабаларын искә алды

Хәзер исә без 1552 елда ватанын яклап һәлак булган татарларны, аларга кушылган башка милләт кешеләрен искә алып, шәһит китүчеләр рухларына дога кылып уздырыла торган Хәтер көнен – татарның матәм чарасын күз алдына китерик. Татар мескен хәлдә Тинчурин бакчасында тимер рәшәткәләр белән камап алынган кечкенә урында ата-бабаларын искә алды. Ни өчен? Чөнки хакимияттән рөхсәт юк.

Исегездә булса, элекке елларда Хәтер көне татарлар өчен мондый мыскыллы рәвештә узганы булмады. Башта ул халыкка, республикага суверенитет яулап биргән халык (аннан соң гына аның аерым абзыйлар өчен мул күчтәнәч кенә булуы ачыкланды) җыелган Ирек мәйданында узды.

Аннары тәхеткә Путин менеп утырды да китте мәрәкә. Хәтер көненә түрәләр, депутатлар да йөрергә шүрли башлады. Аннары инде халыкка Ирек мәйданын да күпсенделәр, милләтчеләр "Казан" милли-мәдәни үзәге каршына куып җибәрелде. Кеше күрмәслек, ишетелмәслек урын югыйсә, әмма ул урынга да риза булмадылар - Татарстан Югары мәхкәмәсе бинасына якын, анда ярамый диделәр. Имеш, канун рөхсәт итми! Милләтчеләр байраклары белән берничә ел Камал театры каршына чыгып басты, әмма түрәләрнеңме, әллә махсус хезмәтләрнеңме күңелләренә бусы да ярамады. Милләт өчен йөрәкләре янган кешеләргә урынны күрсәттеләр – тимер рәшәткәләр белән уратып алынган Тинчурин бакчасы.

Толерантлык урыс булмаган халыклар җилкәсенә генә төшә, олы агайга исә бар юллар да ачык

Милләтләр үзләренә якын булган, үзләренә туры килгән чараларны уздыра алмый хәзер. Толерант түгел, яхшы түгел, диләр. Әмма толерантлык урыс булмаган халыклар җилкәсенә генә төшә, олы агайга исә бар юллар да ачык. Татарлар дәүләтчелеген югалткан көнен билгели икән, бу – "национализм", "экстремизм", "сепаратизм" чаткылары. Ул Хәтер көнендә Русиядән бүленү, аерылу сүзләре әйтелмәсә дә, сәяси таләпләр куелмаса да, бары ата-баба рухына дога кылу һәм тарихны барлау гына булса да, мөгезле түгел икәнеңне исбатлап кара син!

Тәре йөрешенә рөхсәт биреп, татарларга Казан кирмәненә баруны тыю – халыкларны тигез күрмәү

Хәтер көне безнең өчен ул – матәм, сыкрау, мәрхүмнәрне искә алып аларның рухларына дога кылу көне, бу хәтеребезне яңарту чарасы. Бу – татарның фаҗигасен искә алу. Хәтерен югалтканнарның киләчәге юк, без моны аңлыйбыз. Ник башкалар моны кабул итәргә теләми? Дөньяның башка илләрендә мондый чаралар уза һәм моннан куркучы юк. Кемдер Хәтер көнен сәяси чара дип әйтә һәм Казанда узучы тәре йөрөше белән чагыштырырга ярамый ди. Хәтер көне дә дини чара, анда да шәһит китүчеләрнең рухына дога кылына. Минем өчен, һәрхәлдә, шулай... Бу иҗтимагый чара. Шуңа күрә тәре йөрешенә рөхсәт биреп, татарларга Казан кирмәненә баруны тыю – халыкларны тигез күрмәү. Татарларга ярамый, урысларга рөхсәт ителә дип кабул ителә. Бу – чеп-чи кеше хокукларын бозу. Хәтта, милләтләрне сортларга бүлү буларак кабул ителә. Кемдер өстен, кемдер юк икәнен күрсәтү тоталитар режимга хас күренеш. Татар үз ватанында эт типкесендә йөри.

Казан мэриясе түрәсе татар милли хәрәкәтенә йөрешне уздырырга рөхсәт итмәде. Иҗтимагый хәрәкәт исә тотты да дискриминация өчен аны мәхкәмәгә бирде. Аның нәтиҗәсе билгеле иде – рөхсәт бирүдә халыкларны сортларга бүлүче түрәне акладылар, гамәлләрендә канунга каршы булуы ачыкланмады.

Без Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә кадәр җитәргә тиеш

Бүгенге сәяси режимда карга карганың күзен чукымый дигәнне барысы да шәйли. Әмма иҗтимагый хәрәкәт бер мәхкәмә белән генә чикләнергә тиеш түгел. Аның чылбыры озын, әмма Казанның Вахитов район мәхкәмәсе чыгарган карар белән килешмибез икән, Татарстан Югары мәхкәмәсе бар. Билгеле, аның да кинәт кенә милләт мәнфәгатен яклап карар чыгару могҗизасна ышанучы юк. Әмма Русия мәхкәмәләренә дә шикаять итеп тискәре карар алып без Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә кадәр җитәргә тиеш.

Бүген урамга чыккан кешеләрне кулга алалар, шуның белән куркытып бетерделәр кешеләрне. Әмма Русия Конституцияләрендә кеше үз фикерен әйтергә, ризасызлыгын белдерергә хокуклы икәне язылган. Бүген инде Русия Конституциясен бозмау турында кануннар чыгару вакыты җитте. Анысы инде, мин фәкыйрегезнең фантазиясе генә. Әмма шулай да, кинәт кенә хәлләр үзгәреп куеп, Русия думасында бер Дон Кихот табылып, шундый канун проектын тәкъдим итәр дигән өмет бар әле. Әгәр ил тыныч яшәсен дисәң, анда бар халыкларның да мәнфәгате вә хокуклары кайгыртылырга тиеш.

Искәндәр Сираҗи
журналист, "Сираҗи сүзе" газетын һәм "ТатПолит" сайтын гамәлгә куючы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG