Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы сертификация үзәге "Хәләл" дөнья шурасыннан чыгарылган


Динар Садыйков җитәкләгән хосусый сертификация үзәгенең "Хәләл" дөнья шурасындагы әгъзалыгы өч елга тукатылган.

Әлеге карар Истанбулда "Хәләл" дөнья шурасының 16нчы җыенында кабул ителгән. Бу хакта Русия Мөфтиләр шурасы сайтында белдерелә.

Моннан тыш, Динар Садыйков "Хәләл" шурасындагы казначы ярдәмчесе вазифасыннан да алынган. Аның урынына Наилә Фәхим билгеләнгән диелә.

"Хәләл" аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков белән бәйле шау-шу "Царицино" ширкәте җитештергән хәләл ризыкларда дуңгыз ите өстәлгәне билгеле булгач туды. "Царицино" ширкәтен Садыйков үзәге сертификацияләгән булган. Русия мөфтиләр шурасы Садыйков бу ширкәтне әлегә кадәр яклап килә дип гаепләде.

Шулай ук Садыйковның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам сәүдә-сәнәгать пулаты, ICRIC оешмасы, Татарстан мөфтиятенең "Хәләл" комитеты логотипларын канунсыз куллануы да ачыкланган. Моннан тыш, аңа "Царицино" һәм "Щелковский МПК" ширкәтләрендә халыкара тышкы аудит уздырырга кушылган булган. Сертификация үзәге бу күрсәтмәләрне дә үтәмәгән дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG