Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада халык зарларына тиз җавап бирү өчен "Инцидент" системы кертелә


Уфа мэры Өлфәт Мостафин
Уфа мэры Өлфәт Мостафин

"Инцидент" системы аша Уфа халкы юллар, ишегалларын төзекләндерү, транспорт һәм башка мәсьәләләр белән түрәләргә мөрәҗәгать итә ала.

Уфада халыкның социаль челтәрләрдә зарлануларына түрәләрнең вакытында җавап бирүен тәэмин итү өчен "Инцидент" дип аталган систем булдырыла. Бу хакта киңәшмәдә шәһәр мэры Өлфәт Мостафин хәбәр иткән.

"Социаль челтәрләр аша халык үзен борчыган проблемнар турында хәбәр итә. Безнең бурыч - әлеге мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирү һәм чаралар күрү өчен аларны җирле үзидарә оешмаларына җиткерү", диде Мостафин.

8 ноябрьдә әлеге систем турында мэрия хезмәткәрләренә "Башинформ" җитәкчеләр шурасы рәисе Ростислав Морзагулов сөйләячәк. Бу киңәшмәдә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та булыр дип көтелә.

Радий Хәбиров элегрәк бөтен түрәләргә социаль челтәрләрдә теркәлеп, халык зарларына игътибар итәргә кушкан иде.

Татарстанда мондый систем берничә ел эшләп килә. Ул "Халык контроле" дип атала.

XS
SM
MD
LG