Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына исем эзләү бәйгесендә "Тукай" алда бара


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Казан һәм Бигеш һава аланнарына исем бирү бәйгесендә ярымфинал нәтиҗәләре билгеле булды. Алар арасында татар исемнәреннән Тукай гына бар. 12 ноябрьдән яңа тавыш бирү башлана.

"Русиянең бөек исемнәре" бәйгесе ярымфиналында тавыш бирү тәмаланды. Бу хакта "Великие имена России - Татарстан" рәсми төркеме хәбәр итә. Татарстанда ике һава аланына бирелергә мөмкин иң күп тавыш җыйган атамалар билгеле.

Казан һава аланына Габдулла Тукай (26,65%), Михаил Девятаев (23,19%) һәм Андрей Туполев (21,97%) исемнәренең берсе бирелергә мөмкин.

Бигеш һава аланына Николай Ламаев (21,2%), Дмитрий Менделеев (17,82%) һәм Владимир Бехтерев (13,14%) исемнәренең берсе бирелергә мөмкин.

Хәзер Халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) аерым сораштыру уздырачак. Ул 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сораштыру нәтиҗәләре һәм финалистларның өчлеге 12 ноябрь игълан ителәчәк.

Тавыш бирүнең финал өлеше 12 ноябрь башлана. Җиңүчене бөтен ил халкы https://великиеимена.рф сайтында билгели алачак. Бәйгегә 5 декабрь йомгак ясалачак.

Русиядә һава аланнарына исем сайлау бер ай элек башланды. Белгечләр моны халык игътибарын төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

Казан һава аланына кем исемен бирер идегез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

XS
SM
MD
LG