Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Татар җыры" урысчага күчкән


Мәскәүдә "Татар җыры" фестиваленең гала-концерты күренеше
Мәскәүдә "Татар җыры" фестиваленең гала-концерты күренеше

11 ноябрь Мәскәүдә "Татар җыры" фестиваленең гала-концерты ике телдә - татарча һәм урысча үтүе шарт итеп куелган.

Мәскәүнең Кремль сарае идарәсе татар концертлары әле башлаган елларда алар ике телдә үтсен дип әйтсә дә, аннары таләпләр куймаган. Моңарчы Казаннан килгән артистлар татарча концерт куйган, "Татар җыры" да татарча гына алып барылган. Азатлыкка бу хакта исемен әйтергә теләмәгән Татарстанның атказанган артисты белдерде. Ул килешү нигезендә Русия башкаласында үткән "Татар җыры" турында фикер әйтә алмый икән.

Быел Кремль сараенда гала-концертны алып баручылар ул ике телдә үтәргә тиеш дигән таләп куелганын раслады. Аның үтәлешен махсус кешеләр килеп җөмләсен-җөмләгә тыңлап утырган һәм җитешмәгән урыннарны билгеләп, алып баручыларга җиткереп торганнар. Бу оештыручылар өчен киеренкелек тудырган, миллионнар сум аренда түләп, татар телендә үтәргә тиешле тамаша сценариен русчага мәҗбүри тәрҗемә иттерүләре артистларда гаҗәпләнү тудырган.

Ике телдә алып бару "Татар җыры" гала-концертының вакытын озынайткан, ул дүрт сәгатькә сузылган. "Минемчә, рус телендә алып бару бөтенләй кирәк түгел иде", диде безгә Мәскәүдәге чарада катнашкан җырчы Чулпан Йосыпова. Бу фикер белән башкалар да килешкән, әмма күбесе "минем сүз дип әйтмәгез" дип исемсез калырга теләгән.

Бер төркем җырчылар ике телдә үтүне шулай тиеш дип кабул иткән, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә "Татар җыры"ның ил башкаласында ике телдә үтүе нормаль күренеш дип белдергәннәр. Алар өстән кушып шулай эшләнүен сизми дә кайтканнар. Салават Миңнеханов фикеренчә, "саф татар телле "Татар җыры" ул Казанда ел азагында үтә, Мәскәүдә ул "Татар җыры" исемле брендның зур тамашасы" икән.

"Татар җыры"нда Салават Фәтхетдиновның булмавы Мәскәү тамашачысында ризасызлык уяткан булса кирәк. "Ник булмадың Мәскәүдә Салават абый, ыбыр-чыбыр гына килгән", дип җырчының Инстаграмына фикер язганнар. Әлеге концертта Elvin Grey, Динә Гарипова, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Зөфәр Хәйретдинов, Гөлдания Хәйруллина, Филүс Каһиров, Рөстәм Закиров, Чулпан Йосыпова, Иркә, Ришат Төхвәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Эльмира Сөләйманова, Әнвәр Нургалиев, Мөнир Рахмаев, Илдар Хәкимов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илназ Баһ, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар һәм башка бик күп җырчылар чыгыш ясаган.

Тамашаны Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин Кремль кушканча, ике телдә алып барган. Сәфәрова концертны урысчага тәрҗемә итүләрен раслады.

"Мәскәү Кремль сарае таләбе шундый булды. Анда тамашачылар татар җырына, татар теленә сусап килгән иде. Ил башкаласының Кремле эчендә меңләгән халыкның татарча сөйләшүенә мин бик шатланып, сөенеп кайттым. Алар алдында эшләве икеләтә күңелле, рәхәт. Концерт бетеп Кремльдән чыкканда күпчелек кешеләрдән, нәрсәгә русча да алып бардылар, нәрсәгә кирәк иде инде бу, без бит татарлар дигән сүзләр ишетергә туры килде. Без моңарчы "Татар җыры" концертларын Кремльдә гел татарча гына алып бара идек. Ни өчендер быелдан ниндидер чикләүләр, ике телдә алып бару таләбе куела башлады", диде Барс Медиа ширкәтенең концертлар бүлегендә проектлар җитәкчесе, алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Илнең төп сәхнәсендә татар җырчылары татарча концерт биргән көнне әлеге бинаның икенче катында Мәскәү түрәләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән булып чыкты. Мәҗлестә чыгыш ясаган рус эстрадасы җырчылары белән татар артистлары киенү бүлмәләрендә очрашкан. Татарларны күргәч, Александр Буйнов сөенгән. Аңа татар мохите якын икән. "Мин үземне татар кешесе итеп хис итәм, чөнки барысын да аңлыйм. Элек татарлар белән бергә яшәдек. Харис исемле якын дустым да бар иде. Шуңа күрә күңелемә татар җырлары якын минем", дип хәтирәләре белән уртаклашкан ул.

Олег Газманов исә үзен корырак тоткан. Исәнләшергә дип кулын сузган Данир Сабировка шелтә белдергән. "Олы кеше буларак мин сиңа үзем кул сузган булсам гына син исәнләшә аласың. Олы кешегә беренче булып кул сузу - әдәпсезлек!" дигән Газманов Данирга. "Дөнья этикеты шундый икән - мин белми идем. Без - татарлар, бездә кагыйдәләр башкачарак дип җавап кайтардым", ди Данир Сабиров. Ул да Кремльнең ике телдә алып бару таләбен ишеткән, үз концертларымны башка залда куям, анда урысча сүзләр кертмим, Казандагыча чиста татар телендә алып барам, диде Сабиров.

XS
SM
MD
LG