Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореядә ракетлар сакланучы 20ләп яшерен база табылган


Ким Чен Ынга канатлы ракет күрсәтәләр
Ким Чен Ынга канатлы ракет күрсәтәләр

Ракет базалары иярченнәр аша һәм Төньяк Кореядән чыгып киткән кешеләр белән әңгәмәләр уздырганнан соң ачыкланган.

Вашингтонда Стратегик һәм халыкара тикшерүләр үзәге (CSIS) Төньяк Кореядә урнашкан ракетлар сакланучы 13 яшерен база турында хисап чыгарды.

Beyond Parallel проекты сайтында хәбәр ителүенчә, Төньяк Кореядә мобиль ракет корылмалары сакланган 20гә якын хәрби база бар. Әлеге корылмалар төрле дәрәҗәдәге баллистик ракетлар өчен кулланылырга мөмкин диелә. Бу базалар иярченнәр аша һәм Төньяк Кореядән чыгып киткән кешеләр белән әңгәмәләр уздырганнан соң ачыкланган.

Базаларның берсе Сеулдан 135 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул кыска арага очучы ракетлар өчен тәгаенләнгән, әмма тикшерүчеләр фикеренчә, анда уртача арага очучы ракетларны да урнаштырып була. Көньяк Корея президенты идарәсендә әлеге база турында белүләре һәм аны игътибар белән күзәтеп торулары турында әйткәннәр.

АКШ Дәүләт департаменты Төньяк Корея ракет базаларын сүтәргә тиеш дип белдерде.

Июньдә Сингапурда АКШ президенты Дональд Трамп белән Төньяк Корея лидерының беренче очрашуы узды. Сөйләшәү вакытында Төньяк Кореяны атом коралыннан арындыру турында уртак декларация имзаланды.

XS
SM
MD
LG