Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда латин имласында "гомумхалык диктанты" узды


Алматыда студентлар диктант яза
Алматыда студентлар диктант яза

Казакъстанның кайбер шәһәрләре югары уку йортларында латин әлифбасы нигезендә диктант яздылар. Чара казакъ теленең яңа әлифбасын популярлаштыру максатыннан уздырылган диелә.

"Гомумхалык диктанты" дип аталган чара 14 ноябрь махсус билгеләнгән уку йортлары аудиторияләрендә узды. Диктантны шулай ук Казакъ радиосы һәм Shalqar радиосы, emle.kz һәм tilalemi.kz сайтлары аша да язарга мөмкин иде. Оештыручылар белдерүенчә, чара казакъ теленең яңа әлифбасын популярлаштыру максатыннан уздырылган.

Милли академик китапханәдә уздырылган диктант язуда Казкъстанның мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мөхәмәдиулла, опера җырчысы Майра Мөхәммәткызы, балет артисты Бәхтияр Адамжан, язучылар Роза Муканова белән Конысбай Абилов һәм танылган спортчылар катнашкан.

Алматыда диктант язу Казакъстан-британ техник университеты бинасында оештырылган һәм анда берничә йөз кеше катнашкан. Диктант ахырында һәркемгә текстның оригиналы тапшырылган һәм алар үзләре хаталарын тикшерә алган.

Казакъстанның мәдәният һәм спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, диктантны барлыгы 1,5 млн кеше язган.

​Былтыр октябрьдә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ әлифбасын акрынлап латин имласына күчерү турында фәрман имзалаган иде. Әлеге фәрман белән Назарбаев шулай ук латин имласына нигезләнгән казакъ алфавитын да раслады.

Ләкин кайбер казакъ тел белгечләре әлифбага күп санлы апострофларны кертүне тәнкыйтьләп чыкты. Аларны кулланган очракта Google-да эзләп һәм Twitter-да һэштеглар язып та булмаячак диелде.

Соңрак Назарбаев казакъ теленең кирилл имласыннан латинга күчү фәрманына үзгәрешләр кертүне раслады. Яңа редакциядә апострофлар киметелде.

Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Назарбаев бу "сәяси сәбәпләргә бәйле", дип аңлата.

Казакълар 1929 елдан 1940 елга кадәр татарлар кебек латин имласын кулланды. Ул гарәп графикасына алмашка килде. 1940 елда казакъ әлифбасы кирилл имласына күчте.

XS
SM
MD
LG