Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда биш ел элек очкыч казасында һәлак булган корбаннарны искә алдылар


Һәйкәл янына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, корбаннарның якыннары, гади халык җыелды
Һәйкәл янына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, корбаннарның якыннары, гади халык җыелды

Казанда 2013 елның 17 ноябрендә очкыч казасында һәлак булган корбаннарны искә алдылар. Биш ел элек бу каза 50 кешенең гомерен өзде.

Биш ел элек Мәскәүдән кайтып килгән Boeing 737-500 очкычы Казан һава аланында борыны белән җиргә төшеп җимерелде, 44 юлчы һәм 6 кешелек экипаж һәлак булды. Бүген һава аланы янына куелган һәйкәл янында казада һәлак булганнарны искә алдылар. Анда Татарстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

2015 ел Халыкара авиация комиссиясе (ХАК) каза сәбәбе итеп экипажның һөнәри яктан тиешенчә очышларга әзер булмавын атады.

Ягъни төшеп утыру юлыннан тайпылган очкыч икенче кат әйләнеп килеп утыру өчен яңадан күтәрелә башлагач борыны белән җиргә кадалып төшә һәм аң ут каба. Экипаж командиры вазифасын башкарган пилотның бу вазифага укымаганлыгы ачыкланган. Гәрчә ул вакытта "Татарстан" һава юлларының матбугат үзәге очкыч белән тәҗрибәле пилотлар идарә иткән: командир Рөстәм Салиховның 21 ел, икенче пилотның 23 ел очу тәҗрибәсе булганын әйткән иде.

Комиссия хисабында ширкәттә иминлеккә куркыныч барлыгын алдан барлау тиешенчә куелмау турында да әйтелде. Һава ширкәтендә имин очышлар булдыру системасының эшләмәве дә һәлакәткә китергән сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелде. Документта бөтен дәрәҗәдәге авиация җитәкчелеге тарафыннан экипажның очышларга әзерлегенең контрольдә булмавы да телгә алынды.

ХАК белгечләре ул хисапта очкычның техник җитешсезлеге булмаганлыгын бәян итте.

Шулай итеп очкыч казасы турында төрле сүзләр йөрсә дә, ул күбрәк пилотның тәҗрибәсезлегенә әйләнеп калды.

Бу фаҗигадән соң 31 декабрьдә "Татарстан" ширкәтенең лицензиясе алынды һәм 2014 елның май аенда һава ширкәте үзен банкрот дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әлбәттә авиаширкәтнең акча эшләү теләге һәм очкычлар сыйфатына әллә ни игътибар итмәү дә казага китергән булуы ихтимал. Чөнки "Татарстан" ширкәте Boeing 737-500 очкычларын үз паркыннан 2012 елны ук чыгарырга теләгән булган.

XS
SM
MD
LG