Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" конференциясе узачак


Казанның 18нче мәктәбе. Архив фотосы.
Казанның 18нче мәктәбе. Архив фотосы.

Чарада 300дән артык кеше катнашачак. Рәсми оештыручылар арасында Дөнья татар конгрессы юк.

18 ноябрь көнне Казанда IT-Парк бинасының конференцияләр залында татар телле ата-аналар өчен "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дигән темага конференция узачак. Әлеге чара "Мәгариф" берләшмәсе ярдәмендә "Татар ата-аналары" берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Элегрәк Азатлык рәсми оештыручылар арасында Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты булуын да язган иде, әмма хәзер ул оештыручылар исемлегендә юк.

Конференциянең төп максаты: татар телле ата-аналарны берләштерү, актуаль темаларга фикерләшү, милли тәрбиянең уңай тәҗрибәләрен барлау.

Програмда заманча милли мохит, туган телдә белем алу хокукы, татар гаиләсендә милли һәм дини тәрбия, бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре, татар телендә белем ала алу өчен адымнар, милли рухта тәрбия бирү кебек темалар каралган. Мәскәүдән килгән кунаклар мегаполиста татар гаиләсе һәм мегаполис шартларында балаларга мотивацион тәрбия бирү серләре белән уртаклашачак.

Чарада 300дән артык кеше катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында – танылган алып баручы, өч бала анасы Айсылу Лерон, нейропсихолог Нуршат Галимова, Кырымнан килгән педагогия фәннәре докторы Рәмзи Дәүләтов, "Сабыйлар" үзәге остазлары, cәясәт белгече Руслан Айсин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, тарихчы Дамир Исхаков, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин, хокукый юрист Рәшит Зарипов, башкорт ата-аналар берләшмәсе координаторы, психолог Илнара Байназарова һәм башкалар бар.

Чара азагында "Татар ата-аналары" берләшмәсе эшчәнлегенә бәйле түгәрәк өстәл узачак һәм резолюция кабул ителәчәк.

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде.

Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.

XS
SM
MD
LG