Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзсалым рефендумнарында сайлаучыларның 69 проценты катнашкан


Үзсалым турында референдум
Үзсалым турында референдум

Бары тик алты авыл биләмәсендә генә референдумга килүчеләр саны 50 проценттан ким булган. Аларда референдум узмаган дип саналды.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе якшәмбе республика районнарында узган үзсалым референдумнарының беренче нәтиҗәләрен чыгарды. Тавыш бирүдә 565,6 мең кеше катнашкан, бу исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның 68,87 проценты диелә хәбәрдә.

Җирле референдумнар республиканың 844 авыл биләмәсендә һәм шәһәрендә узды. Нәтиҗәдә аларның 838ендә референдум гамәли дип танылды, аларда сайлаучыларның 50 проценттан артыгы тавыш биргән. Алты авыл биләмәсендә исемлекләрдәге сайлаучыларның яртысыннан азрагы гына килү сәбәпле, референдум узмады дип танылды. Былтыр мондыйлар саны 14 иде. 50 проценттан кимрәк халык килүче сайлау бүлгеләрендә бәйсез күзәтүчеләр утырды.

Узган референдумда сайлаучыларга төрле авыл йә шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан алып 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмаулары соралды.

18 ноябрьдә Татарстанда шулай ук Әгерҗе, Әтнә, Яшел Үзән, Сарман районнарының кайбер авыл биләмәләрендә депутатлар сайлау да узды. Сайланган 12 депутатның 10сы "Бердәм Русия" әгъзасы, икесе үз намзәтләрен үзләре тәкъдим иткән иде.

Тавыш бирүне "Бердәм Русия", ПАРНАС, "Яблоко", "Гадел Русия", "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте, "Чиста сайлау өчен" корпусы һәм аккредитация узган медиа вәкилләе күзәтте.

Моннан тыш, сайлау бүлгеләрендә "Голос" хәрәкәте һәм Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы вәкилләре дә күзәтү алып барды. Бәйсез күзәтүчеләр күбрәк Казанга якын Лаеш, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән районнарында булды. Алар кайбер канун бозуларны теркәде.

Үзсалым референдумы 2013 елдан бирле уздырыла. Татарстан хөкүмәте үзсалым тәртибе белән җыелган һәр сум өчен дүрт сум бүлеп бирә.

XS
SM
MD
LG