Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасында җәмәгать транспортында 50 тапкыр йөрүгә исәпләнгән юл билетын бетерергә тәкъдим иттеләр


ЛДПР депутаты Руслан Йосыпов фикеренчә, өстәмә җыелган акчаларны җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга тотып була.

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ЛДПР депутаты Руслан Йосыпов Казандагы җәмәгать транспортында 50 тапкыр йөрергә мөмкинлек бирүче юл билетлары (проездной) сатуны бетерергә чакырды. Аны кулланучыларга бер тапкыр транспортта йөрү 15 сумга төшә, ә гади тариф 25 сум тора. Депутат транспортта йөрүчеләрдән күбрәк акча җыелачак һәм аларны җәмәгать транспортын йөртүчеләрең хезмәт хакын арттыруга тотып була дип саный.

"Йөртүчеләр күбрәк акча түләүче төбәкләргә, мисал өчен Мәскәү яки Петербурга китмәсен өчен... хәзер хәтта үзбәкләр дә Кытайга китә... аларның хезмәт хакларын күтәрергә кирәк", диде ул.

Йосыпов фикеренчә, 50 тапкырга исәпләнгән юл билетын бетерү "иң кулай чара", юкса транспортка бәяне арттырырга яки дотацияләр кертергә кирәк булачак.

"Бары хезмәт хакын арттырып кына без тәҗрибәле эшчеләрне саклап кала алабыз", дип ризалашты депутат белән Татарстан транспорт министры Ленар Сафин.

Ул Татарстан хөкүмәте һәм Казан башкарма комитетының бу мәсьәләдә сөйләшүләр алып баруын әйтте.

Депутат Йосыпов бу мәсьәләне инде элегрәк тә күтәргән иде. "Халык айга 750 сумлык бер транспорт картасы ала да, 25 сум түлисе урынга 15 сум түләп йөри. Ә үзкыйммәт - 30 сум. Электрон карта алып йөрүчеләр саны ел саен геометрик прогрессиядә арта", диде ул.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG