Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Галишан Нуриәхмәткә карата ачылган административ эшне туктатты


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

19 ноябрь көнне Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе урынбасары Галишан Нуриахмәткә карата ачылган административ эшне хокук бозу очрагы табылмау сәбәпле туктатты.

2018 нче елның 15 апрель көнне узган Тукай вафатына 105 тулуга багышлап татар телен яклау чарасында килешелгән теманы бозып Русия хөкүмәте җитәкчеләрен тәнкыйтьләп чыккан дип Галишан Нуриахмәткә административ эш ачканнар иде.

"31 октябрьга кадәр протокол төзеделәр, беренче төзелгән протоколларында фамилиямне дөрес язмаганнары өчен протокол кәгазьләрен прокуратурага кире кайтардылар. Протокол җиренә җиткереп төзелгәннән соң бүген аны мәхкәмәдә карадылар. Нәтиҗәдә хокук бозу очрагы табылмау сәбәпле эшне туктату карары чыгарылды.

Чараның темасын боздылар дип административ эш шулай ук милли хәрәкәт вәкиле Гөлфәния Җәләлова һәм Тукайны искә алу чарасын оештыручы Рәис Хәбировка карата да ачылган иде. Аларның эше дә туктатылды. Чарада катнашкан нарга карата ачылган эшләрдә бары тик Батырхан Әгъзәмовка гына штраф салынды", диде Галишан Нуриәхмәт.

XS
SM
MD
LG