Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә The New Times мөхәрриренә салынган штрафны кануни дип таныды


Евгения Альбац
Евгения Альбац

Евгения Альбац Роскомнадзорга журналны чит ил финанславы турында мәгълүматны вакытында тапшырмаганы өчен 30 мең сум штраф түләргә тиеш.

Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе The New Times баш мөхәррире Евгения Альбацка салынган административ штрафны кануни дип таныды. Ул Роскомнадзорга журналны чит ил финанславы турында мәгълүматны вакытында тапшырмаганы өчен 30 мең сум штраф түләргә тиеш. Шулай итеп, мәхкәмә Альбацны яклаучыларның шикаятен канәгатьләндермәде.

Мәхкәмә утырышында чыгыш ясап, баш мөхәррир штрафлар турындагы карарларны репррессив дип атады. Аның сүзләренчә, мондый карарлар Русия хокукларына зур зыян сала һәм "монда яшәүче бар кешегә" яный.

Октябрьдә Мәскәү мәхкәмәсе The New Times интернет-журналына 22 млн 280 мең сумлык штарф салды. Басма Роскомнадзорга чит ил финанславы турындагы мәгълүматны вакытында тапшырмауда гаепле дип танылды. Штраф түләнмәгән очракта, журнал бөлгенлеккә төшә һәм ябылачак иде. Басма 1943 елдан бирле чыга, 2017 елдан ул интернет-журналга әйләнде.

Басма штраф түләү өчен акча җыю турында игълан итте. Нәтиҗәдә дүрт көндә 25 млн сумнан артык акча җыелды.

Кремльдә журналга салынган штрафны кануни дип атадылар. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреге мәсьәләләре вәкиле Арлем Дезир штраф турындагы карарны кире кагуны сорады. Ә "Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасы бу штрафны Русиянең бәйсез матбугатына тагын бер басым дип атады.

Журналга салынган штрафны шикаять итүне мәхкәмә шушы көннәрдә карарга тиеш.

XS
SM
MD
LG