Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның дефицитлы бюджеты беренче укылышта кабул ителде


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

Киләсе елда Башкортстан бюджетының дефициты 20 млрд сум тәшкил итәчәк.

22 ноябрь Башкортстанның финанс министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Лира Игътисамова республика парламенты депутатларына 2019 ел өчен бюджет өлгесен тәкъдим итте. Бу хакта Мксет яза.

Документка ярашлы, киләсе ел бюджеты социаль юнәлешле булачак, анда 20 млрд сумлык дефицит карала. Керемнәр 172,2 млрд сум, чыгымнар - 192,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Орфан (сирәк) авырулардан дарулар өчен чыгымнар 300 млн сумга арта, 270тән артык мәктәп автобусы алыначак, мәктәпләрдә 4400 яңа урын булдырылачак, 13 спорт бинасы ачылачак диелә.

Игътисамова сүзләренчә, бюджет дефициты алынмалар һәм электән җыелган акча исәбенә капланачак. 2018 елгы бюджет 4,9 млрд сумлык профицит белән үтәлер дип фаразлана.

Элегрәк Башкортстан хөкүмәте республиканың 2019-2021 елларга социаль-икътисади үсеш програмы кабул иткән иде. Киләсе өч елда бюджет дефицитлы булачак: 2020 елда чыгымнар керемнәрдән 20 млрд сумга, 2021 елда - 13 млрд сумга артыграк булыр дип фаразлана.

Татарстан бюджеты киләсе елга 4,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

XS
SM
MD
LG