Ул "Яшь тамашачылар өчен иң яхшы спектакль" номинациясендә беренче урын алды. Спектакльдә төп рольне башкарган артист Булат Гатауллин куян образы өчен махсус диплом белән бүләкләнде. Бу хакта Азатлыкка театрның мөдире Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
Фестивальдә Чуашстан һәм Татарстаннан кала, Башкортстан белән Мари Иле республикалары театрлары да катнашкан. Форум кысаларында бүгенге көн режиссурасы, балалар һәм яшьләр өчен милли сәхнә әсәрләре язу, театр өчен милли телдә эшләүче һәм үз халкының мәдәнияте нигезләрен белүчеләр – режиссерлар, рәссамнар, композиторлар, актерлар әзерләү турында фикер алышу да булган.
Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен Яңа ел кичәләре әзерли. Быел 25 шундый тамаша куелачак. Сәгыйтова әйтүенчә, быел, башка еллардан аермалы буларак, театрдагы чыршы бәйрәмнәренең барысы да татар телендә узачак. Тамашалар 25 декабрьдә башланып, 8 гыйнварда тәмамлана.
30 ноябрьдә исә Кариев театрында Гаяз Исхакый әсәре нигезендә куелган "Кәҗүл читек" спектакленең премьерасы көтелә. Әсәрне сәхнә өчен журналист, шагыйрә һәм драматург Нәзифә Кәримова әзерләгән. Бу спектакльне кариевчылар күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышлап чыгара.