Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең эчмәүче төбәкләр рейтингында Татарстан 12нчедән 42нче урынга төшкән


"Аек Русия" федераль проекты кысаларында төзелгән эчмәүче төбәкләр рейтингында Татарстан Русиядә 42нче урын алган.

Русиянең аек төбәкләре рейтингында Татарстан бер ел эчендә 12нче урыннан 42нче урынга төшкән. Республика Ханты-Манси автоном бүлгее һәм Рязань өлкәсе араларында тора.

Башкортстан исә былтыргы белән чагыштырганда ике урынга түбәнгә тәгәрәгән. Быел ул 32нчедә.

Иң эчмәүче төбәкләр дип Чечня республикасы, Ингушетия һәм Дагыстан билгеләнгән. Әлеге өчлек былтыр да исемлекнең башында иде.

Иң күп эчүче төбәкләр дип Чукотка, Магадан өлкәсе, Ненец автоном бүлеге танылган. Былтыр исемлек ахырыннан өченче торучы Бурят республикасы сигез урынга өскә күтәрелгән.

Рейтинг төзегәндә хәмерле эчемлекләрдән үлгән кешеләр саны, "алкоголизм", "алкоголь психозы" диагнозалры белән исәптә торучылар саны, исерек килеш кылган җинаятьләр саны исәпкә алынган. Шулай ук белгечләр төбәктә күпме исерткеч эчемлек сатылуы турында да мәгълүмат туплаган.

Мондый исемлек дүртенче тапкыр төзелә.

XS
SM
MD
LG