Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә мобиль интернет кабат томаланган


Магаста Ингушетия җирләрен Чечняга бирүгә каршы протест чарасы, 5 октябрь 2018

Ингушетиядә мобиль элемтә кулланучыларның интернеты кабат сүнгән. Ингушлар сишәмбе Назраньдә митингка җыена. Бүген шулай Русия Конституция мәхкәмәсе Ингушетия белән Чечня чикләрен билгеләү мәсьәләсен карый.

Ингушетиядән хокук яклаучы Магомед Муцольгов сүзләренә караганда, МТС та, "Билайн" да интернетны сүндереп куйган. Бу хакта "Кавказ. Реалии" яза. Шулай ук "Мегафон"да да интернет юк дип хәбәр ителә.

Әлеге вакытта ингушлар Назраньдә Ингушетия Конституция мәхкәмәсенең Чечня белән чикләрне билгеләү турындагы карарын яклап митингка җыена. Әлеге карар сишәмбе Русия Конституция мәхкәмәсендә каралачак.

26 ноябрьдә Петербурда Чечняның элекке президенты Әхмәт Кадыров исеме белән аталган күпердә "Ингушетияныкы" ("Принадлежит Ингушетии") дип язылган баннер элеп куйганнар иде. Петербурда Русия Конституция мәхкәмәсе янына күпсанлы полиция җибәрелгән диелә.

Ингушетиядә интернет октябрьдә уздырылган митинг вакытында да югалган иде. Чара узу белән ул янә эшли башлады.

16 октябрьдә Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү гамәлгә керде. Аны 26 сентябрьдә ике республика башлыклыры Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды.

Ингушетиянең Конституция мәхкәмәсе Чечня белән чикләрне үзгәртү турындагы килешүне кире какты һәм әлеге мәсьәләдә референдум уздырырга кушты. Моннан соң Ингушетия башлыгы Евкуров Русия Конституция мәхкәсенә мөрәҗәгать итте.

26 ноябрьдә республиканың инициатив төркеме үзәк сайлау комиссиясенә чикләрне үзгәртүгә бәйле референдум уздыру турында документлар кертте.

XS
SM
MD
LG