Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сорос вакыфы Төркиядә хакимиятләр басымы аркасында эшчәнлеген туктата


Джордж Сорос
Джордж Сорос

АКШ миллиардеры Джордж Соросның Open Society Foundations вакыфы Төркиядә үз эшчәнлеген туктата. Моңа президент Рәҗәп Эрдоганның тәнкыйте сәбәп булган.

Джордж Соросның хәйрия фонды Төркиядә үз эшчәнлеген туктатуы турында белдерү чыгарды дип хәбәр итә DW.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Америка вакыфын дәүләтләр арасында "каршылыклар тудырырга" омтылуда гаепләгән иде. Эрдоган Сорос 2016 елда Төркиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышын әзерләү артында торучыларны финанслаган дип саный. Моннан тыш, Сорос бер елдан артык төрмәдә гаепләүләр белдерелми генә тотылучы Төркия эшмәкәре Осман Каваолега да ярдәм иткән ди Эрдоган. Төркия матбугат чаралары Сорос фонды 2013 елда Истанбулда Таксим мәйданындагы протестлар артында да торган дип язган иде.

Сорос вакыфында гаепләүләрне кире кагалар.

Сорос фонды бөтен дөньяда сивиль хокуклар өлкәсендә проектларга ярдәм итә. Аңа башка кайбер илләрдә дә басым бара. Маҗарстанда ул "ят агент" дип игълан ителде, Русиядә "теләнмәгән" оешмалар исемлегенә кертелде.

XS
SM
MD
LG