Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Кытай татарларына туган тел укыту өчен акча бүлү тәртибен раслады


Татарстан хөкүмәте бинасы

Субсидия Кытайдан килүче татарларга туган тел укыту өчен Татарстанның хосусый уку йортларына бирелә.

Татарстан хөкүмәте республиканың хосусый уку йортларына Кытайдагы татар диаспорасы вәкилләрен укыту өчен субсидия бүлү тәртибен раслады. Акчалар татар телен, милли мәдәниятен һәм халык педагогикасын укыту өчен кадрлар әзерләүгә юнәләчәк. Карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документка ярашлы, субсидия бакалавриат, магистратура, фәнни-педагогика кадрлары әзерләү програмнары белән белем бирүче хосусый уку йортларына бүленәчәк. Уку йортлары Татарстанда урнашырга тиеш.

"Субсидия алучының татар теле, фәне, мәгарифе, милли мәдәнияте, тарихи мирасы, халык педагогикасы, демографиясе өлкәсендә програмнарны тормышка ашыруда тәҗрибәсе булырга тиеш", диелә карарда.

​Кытайда биш меңләп татар яши. Аларның күпчелеге Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә урнашкан. Соңгы айларда анда мөселманнарны эзәрлекләү, "тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр килеп ирешә. АКШ, Европа илләре Кытайны бу уңайдан тәнкыйть итә. Русия дә, рәсми Татарстан да әлегә кадәр үз фикерен белдерми.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG