Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗанда танылган Кытай фотографы югалган


Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенең Кашгар шәһәрендә
Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенең Кашгар шәһәрендә

Фотограф Лу Гуан элемтәгә соңгы тапкыр 3 ноябрьдә чыккан. Ул октябрь ахырында Өремчегә берничә мәдәни чарада катнашырга чакырылган булган.

Кытайның танылган фотографы Лу Гуан Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенә баргач юкка чыккан. Хатыны Reuters агентылына аны Кытай махсус хезмәтләре тоткарлаган булырга мөмкин дип белдергән.

Лу Гуан - World Press Photo халыкара бәйгесендә өч тапкыр лауреат булган фотограф. Синҗан башкаласы Өремчегә аны октябрь ахырында Кытай ягы чакыра. Гуан берничә мәдәни чарада катнашырга тиеш булган.

Фотограф соңгы тапкыр элемтәгә 3 ноябрьдә чыга. Хатыны сүзләренчә, Гуан Синҗанга үзе генә киткән, әмма барып җиткәч аңа шунда эшләүче таныш фотографы кушылган. Аның белән бергә Гуан уйгырлар күпләп яшәүче Кашгарга барган. Шуннан соң ике фотограф та юкка чыккан.

Лу Гуанның Нью-Йоркта яшәүче хатыны таныш фотографының хатыны белән аралаша алган. Ул ике ирне дә тәртип саклау оешмалары вәкилләре кулга алды дип хәбәр иткән. Әмма Кытай тышкы эшләр министрлыгында фотографның югалуы турында берни дә билгеле түгел дип әйткәннәр.

Харитада Синҗан-Уйгыр автоном төбәге кызыл төстә
Харитада Синҗан-Уйгыр автоном төбәге кызыл төстә

Синҗандагы халыкның күпчелеген ислам динен тотучы уйгырлар тәшкил итә. Сентябрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Пекинны мөселманнар өчен "тәрбия үзәкләре" төзүдә гаепләп хисап чыгарды. Әлеге үзәкләрдә дини экстремизмда гаепләнгән уйгырлар тотыла диелде. БМО вәкилләре сүзләренчә, үзәкләргә кешеләрне теләсә нинди сәбәпләр белән ябып куярга мөмкиннәр. Анда миллионнан артык кеше тотыла дигән хәбәрләр бар.

XS
SM
MD
LG