Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда "Русия агрессиясенә каршы" протест чарасы узды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

28 ноябрь Истанбулның Фатих Сарачханә паркында Керич бугазындагы хәлләр уңаеннан үткән чарада Русияне агрессиядә гаепләделәр, кырымтатарларга ярдәм итәргә чакырдылар.

Истанбул кырымтатар үзәге рәисе Джелял Ичтен Төркиянең сәяси фиркаләрен, сивил оешмаларын, матбугат чараларын кырымтатарлар алып барган милли көрәшләренә ярдәм итәргә чакырды.

"Керич бугазында соңгы көннәрдә баскын Русия һәм Украина арасында килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә басып алынган Кырымда яшәгән кырымтатарларга каршы оккупация көчләренең басымы тагын да артачагы безне борчый. 2014 елда Кырымны басып алган, кырымтатарларны бастыру режимы оештырган Русиянең соңгы агрессиясе дөньяга, Европага каршы нинди янау булганын һәркем аңларга тиеш", диде Джелял Ичтен.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Чарада "Басып алучы Русиягә каршы Кырымда яшәгән халкыбыз белән бергә булуыбызны, Украинаның бербөтенлеген яклаганыбызны тагын бер тапкыр белдереп, Русиянең Украинада басып алган җирләрдән китүе өчен һәртөрле халыкара кануннар нигезендә көрәшебезне дәвам итәчәкбез", диелә чарада кабул ителгән белдерүдә.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

"Бу ил - агрессор ил. Башта ул Грузия, аннары Азәрбайҗанга каршы агрессия кылды, хәзер Украинага. Чиратта тагын кем?", диде Истанбулдагы Украин мәдәни үзәге вәкиле Мунавара Усенова.

Сарачханә паркында узган бу чарада кырымтатарлар һәм Төркиядә яшәүче украиннар катнашты.

XS
SM
MD
LG