Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кариев театры дин сабагына чакыра


Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

28 ноябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Кәҗүл читек" спектаклен театр белгечләренә, журналистларга тәкъдим итте. Әсәр "Бердәм Русия" партиясенең "Театр – балаларга" гранты ярдәмендә сәхнәләштерелгән.

Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, инсценировкасын Нәзифә Кәримова язган. Яшь композитор, калебче Миләүшә Хәйруллина, рәссам Илшат Вильданов та җәлеп ителгән. "Кәҗүл читек" Ренат Әюповның пластика режиссеры һәм яшь артист Ләйсән Закированың дебюты белән дә үзенчәлекле. Премьерасы 30 ноябрь була.

Кариев театры "Кәҗүл читек" спектаклен тәкъдим итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Ренат Әюпов Азатлыкка әсәрнең үзенчәлекләре турында сөйләде:

Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

– Исхакый әсәрләрендә тасвирлау бар. Ә бу режиссерга зур мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә төрле театрларда Исхакыйның дүртенче әсәрен сәхнәләштерәм дә инде. Миңа калса, театрлар аның әсәрләре хисабына баеды гына. Ул элек-электән шулай булган, театрны әдәбият коткарган.

Бу очракта Исхакый үзебезнең театрда беренче тапкыр куела. "Кәҗүл читек" күләме белән бик кечкенә хикәя, әмма фәлсәфи мәгънәсе зур. Әйе, анда конфликт юк кебек. Ләкин бала белән ата-ана арасындагы гомер бакый конфликт бар инде ул. Дөрес, әсәрдә бала белән өлкәннәр арасында каршылык глобаль түгел, тик ниндидер чара күрелмәсә үсәргә дә мөмкин. Вакыйга бик гади: атасы гаеткә кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә итә, ләкин вәгъдәсен үти алмый. Бала моңа каршы чыга. Ата-ана киләсе елга киярсең ди, ә бала бу елда, хәзер телим, ди. Без менә шушы бәрелешне фәлсәфәгә кордык. Бу гореф-гадәтне яшьләргә таныту өчен эшләнде. Гает бәйрәмендә яшь кеше үзен ничек тотарга, ничек әзерләргә тиеш – бу сорауга җавап бирергә тырыштык. Гомумән, спектакльдә дин сабаклары күп. Үзенә күрә спектакль-дәрес килеп чыкты.

– Пластикага басым ясауның сәбәбе нинди?

Яшьләренең игътибарын бары тик хәрәкәт белән генә тотып була

– Яшьләренең игътибарын бары тик хәрәкәт белән генә тотып була. Тел хәрәкәте, ягъни матур әдәбиятны сөйләү генә җитеп бетми, монда кечкенә генә тарихны үзең аша үткәреп, гәүдә белән йөреп тә чыгарга кирәк. Моңа форсат бик күп. Мәсәлән, төш сәхнәсе, әтисенең Казаннан кайтуы, бүләкләр тарату күренешләре пластик хәрәкәтләр аша куелды.

– Төп герой – малай роленә артистны ничек сайладыгыз?

– ТЮЗларда совет чорыннан калган принцип – кечкенә малайларны тәҗрибәле актрисалар уйнавы әле дә бар. Бу алымны травести дип атыйлар. Мин дә бу традицияне кулланам. Чөнки яшь баланың тавышын кыз бала гына бирә ала. Үземнең шәкертем – кечерәк буйлы, җыйнак гәүдәле Ләйсән Закирова бу рольгә бик туры килеп тора. Ләйсән импровизациягә бай, дини яктан тәрбияле, ачык күңелле, яңалыкларга омтылучан, кызыксынучан акриса. Ул рольне бер дигән итеп башкарып чыкты. Нишләп кыз бала уйный икән дигән сорау бөтенләй дә тумады. Ул спектакльдә – бала. Бала бала инде ул, аның кызмы-малаймы икәне мөһим түгел. Хикмәт актрисаның осталыгында, үз роленең асылын аңлауда.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Инсенировка авторы Нәзифә Кәримова да Ләйсәннең уйнавыннан канәгать калган. Спектакльнең тамашачысы кечкенә баладан алып өлкән буынга хәтле булыр дип өметләнә ул:

Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

– Ренат Әюпов шушы әсәргә инценировка язарга кушкач, мин дә башта шаккатыбрак калдым. Хикәя кыска, әлбәттә, тулы канлы спектакль килеп чыксын өчен аңа күренешләр өстәмичә булмый иде. Шуңа күрә шәкертләрнең мәдрәсәдә сабак алуы өстәлде. Хәтерләсәгез, әсәр малайның корымга буяган читек киеп гает намазына баруы, анда чапанының корымга буялуы, бичарадан бөтенесенең көлүе белән тәмамлана. Без бу күренешне төшкә әйләндердек. Аның өзелеп-өзелеп кәҗүл читек көтүен мыскылга калдырасыбыз килмәде. Үзгәртергә туры килде. Әлбәттә, режиссер кулы да кергән, бик кызыклы чишелешләр тапкан. Мин исә "бер дигәндә нине беләсең...", "ай күрдем аман белән..." дигән балачагымнан отып калган дини әйтешләрне керттем. Бу эш бик кызыклы булды, бу тема минем өчен чит түгел. Минемчә, бу спектакльнең тамашачысы кечкенә баладан алып өлкән буынга хәтле. Чөнки өлкәннәрнең дә күбесенең дини мәгълүматы бик аз, алар да бу спектакльдән үзләре өчен җим алачак. Спектакль-дәрес бу, шуңа яшьне чикли торган кысалары юк дип саныйм. Спектакль ошады, халык та чын күңелдән кабул итте. Төп герой Әхмәдулланы Ләйсән искиткеч уйнады. Мин кыз бала малай психологиясен аңламас инде дип тә шикләнгән идем. Ул шулкадәр ихлас иде, сәхнәдә бала булып яшәде.

Рәссам Илшат Вильданов "Кәҗүл читек" аша ислам темасына якынаюы турында сөйләде:

Илшат Вильданов
Илшат Вильданов

– Яшьләр театрының сәхнәсе әллә ни зур түгел, ул масштаблы декорацияләр корырга мөмкинлек бирми. Башта төрки халыкларның яшәешен күрсәтә торган декорацияләр корырга теләгән идек. Репетицияләр барышында ул идеядән баш тартырга туры килде. Идея-уйларыбызны костюмнарда чагылдырырга булдык.

Бу спектакль минем эчке дөньямны баетты. Мин бит Петербурда театраль белем алган кеше. Анда Европа театрлары нигезен укыталар. Ә төрки дөнья, ислам стиле читтә калды. Бу теманы аңлар өчен күп укыдым, белештем, дөресен әйтим, мавыгып киттем. Тагын да шундый тәҗрибәләр булса иде дип телим.

Композитор Миләүшә Хәйретдинова Исхакый иҗатына бала язмышы аша якынайган:

Миләүшә Хәйретдинова
Миләүшә Хәйретдинова

– Музыка режиссер белән аралашу, драматик чишелешләр турында фикер алышулар барышында туды. Музыканы җылы кабул иттеләр, эш бик җиңел барды. Көтелмәгән хәлләр дә булды, мин фон дип язган өлеш төп темага әйләнде һәм башка кызыклы моментлар булды. Режиссердан аннан үзем өчен күп нәрсәләр алдым.

Исхакый дөньясы миңа бала язмышы аша ачылды. Бу бала күңелемә шулкадәр якын, аның өчен борчылдым да, аның белән бергә шатландым да, аның кичерешләрен кичередем. Театрга исә "Калеб" яшьләр берләшмәсе аша килдем. Баштарак анда фортепианода кайбер мизгелләргә җәһәт музыкаль чишелешләр яздым, иң соңгы хезмәтем "Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт" спектакле булды. Әлеге спектакль яңадан кабатлансын иде. Яшьләрнең бик саллы хезмәте булды ул.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Спектакльне караган кешеләр аның озын гомерле булуын теләде. Авыл манзарасы, гаеткә әзерлек, бүләк биреш - болар тормыштан төшеп калган, бик тансык күренешләр. Шуңа күрә язучы Зиннур Хөснияр дингә максималь якын килүне сорады. Язучы Камил Кәримов моңа каршы төште:

Камил Кәримов
Камил Кәримов

– Без совет вакытында үскән кешеләр. Безгә дин тәрбиясе яшеренеп кенә бирелде. Сез бу спектакль белән безнең кебек кешеләргә дә сабак бирдегез. Шул ук вакытта ул хәзерге буынга кирәкле сабакны бирә. Чөнки без үскәндә әхлак тәрбиясе бирелә иде, хәзер исә хөкүмәт тәрбия белән бөтенләй шөгыльләнми. Бүген бердәнбер таяныч – дин калды. Сез бик матур урталык тапкансыз. Әгәр Хөснияр әйткәнчә, бөтен кануннарына туры китереп күрсәтсәк, ул спектакль булмас иде. Бала сәнгати алымнар кулланылмаса, әсәрне карар идеме икән соң? Театр зур эш эшләгән, мәдәни тормышка яңалык алып килгән.

XS
SM
MD
LG