Омски дәүләт академия театрында Русиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Мидхәт Хәнҗәровны искә алу кичәсендә театрга аның исемен бирү тәкъдиме яңгырады. Мондый идея белән күренекле мәдәният эшлеклесе, театр менеджеры, Омски театрының элекке мөдире Борис Мездрич чыкты. Театрның баш режиссеры Георгий Цхвирава да бу фикерне хуплап алды. Моның Русиядә Театр елы дип игълан ителгән 2019 елга керер алдыннан булуы вакыйгага символик төсмер дә өсти дип яза "Омскрегион" агентлыгы.
Бу чара Омски театрын 25 ел дәвамында (1962-1988) җитәкләгән күренекле мәдәният эшлеклесе Мидхәт Хәнҗәровның тууына 100 тулуга багышлап оештырылды. Кичәдә аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, ул тәрбияләп үстергән шәкертләре катнашты. Чарага шулай ук Омски өлкәсенең мәдәният министры Юрий Трофимов, Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков, танылган театр артистлары чакырылган иде.
Хәнҗәров кулы астында эшләгән еллар театр өчен "алтын чор" булды, дип искә ала аның хезмәттәшләре. Нәкъ менә шул елларда театр академия театры исемен ала, ике мәртәбә Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Шушы көннәрдә Омскиның Актерлар йортында "Мидхәт Хәнҗәров. Театраль Омскиның легендасы" дип аталган күргәзмә дә ачылды. Күргәзмәдә легендар җитәкченең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләүче материаллар: фотосурәтләр, документлар, афишалар һәм аның шәхси әйберләре урын алган. Бу кадерле ядкәрьләр шәһәрнең музеенда, Театр эшлеклеләре берлегенең Омски бүлегендә һәм Хәнҗәровлар гаиләсендә сакланып калган.
Мидхәт Хәнҗәров 1918 елның 28 ноябрендә Пермь шәһәрендә күчмә театр артистлары гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Нуретдин Гыйләҗетдин улы Хәнҗәров – актер, Пермьдәге татар театрының, Уралдагы татар-башкорт театрының беренче хосусый антрепренеры. Әнисе Мәүгуҗә – актриса. Хәнҗәровлар гаиләсендә дүрт бала үсә, Мидхәт аларның олы уллары була.