Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Аргентинада Путин белән очрашудан баш тартты


Дональд Трамп

Очрашудан баш тартуның сәбәбе - Русия чик сакчыларының Украина хәрби корабларын тоткарлавы һәм диңгезчеләрен әсирлеккә алу.

АКШ президенты Дональд Трамп Аргентина башкаласы Буэнос-Айреста Русия президенты Владимир Путин белән планлаштырылган очрашудан баш тарткан. Бу хакта Ак Йорт башлыгы Twitter-da язды.

Баш тартуның сәбәбе дип Трамп Русия чик сакчыларының Украин хәрби корабларын тоткарлавы һәм диңгезчеләрен әсирлектән азат итәргә теләмәвен атады.

Трамп Русия президенты белән очрашуны вазгыять көйләнгәнче көтәчәген дә өстәде.

АКШта Украина диаспорасы вәкилләре Трамптан "Зур егермелек" кысаларында Путин белән очрашу уздырмауны сорады. Моңа кадәр дә Трамп очрашу булмаска мөмкин дигән иде.

29 ноябрьдә Кремльдә очрашуга әзерлек бара дип белдерделәр. Reuters агентлыгы Кремльдәге документка сылтанып, очрашу 1 декабрьдә Мәскәү вакыты белән кичке алтынчы яртыга билгеләнгән һәм ул ике сәгать дәвам итәчәк дип язды.

АКШ саклану министры Джеймс Мэттис Керич бугазындагы хәлне Русия тарафыннан халыкара кануннарны бозу дип атады.

XS
SM
MD
LG