Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа татарлары альянсы" Дөнья татар конгрессына кабул ителде 


29 ноябрьдә Казанда Милли шураның киңәйтелгән утырышында "Европа татарлары альянсы" (АТА) Дөнья татар конгрессына кабул ителде.

Оешманы конгресс канаты астына алуны хуплап Русиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән килгән Милли шура әгъзалары, татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре тавыш бирде. Моннан тыш, "Мәскәү татарлары штабы", Франция татарлары ассоциациясе һәм Ярославль шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе дә татар конгрессына алынды.

Утырышта АТА вәкилләре юк иде. Европадан килгән, Азатлыкка үз исемен әйтергә теләмәгән бер вәкил АТА эшчәнлеге турында сөйләшүдән баш тартты. Аны конгресска кертүне ул "сәяси уен" дип атады.

АТА Европада Мәскәү сәясәтен яклаучы оешма, ул үз чараларын дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы Россотрудничество ярдәме белән оештырып килә. Моның шулай булуын бүген Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның беренче урынбасары Данис Шакиров та аерым ассызыклап үтте. Ул, Европада узган татар чаралары турында хисап биргәндә, аларны уздыруда нәкъ менә Россотрудничество ярдәм күрсәтүен әйтте һәм бу ярдәм өчен аларга үз рәхмәтен җиткерде.

Май аенда Будапешт шәҺәрендә АТА үзенең биш еллыгын бәйрәм иткән иде. Җыеннары урыс мәдәният үзәгендә һәм Русия илчелегендә үтте. Төп сөйләшү темалары – Cабантуй һәм матурлык бәйгесе иде. Чарада беренче тапкыр Казаннан Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Ул татар оешмаларыннан килгән гаризалар нигезендә Татарстаннан белгечләр җыеп җибәреп төрле илләрдә осталык дәресләре, тәҗрибә уртаклашу чаралары уздырырга тәкьдим итте.

XS
SM
MD
LG