Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: Путин белән очрашу өчен хәзер ​кулай вакыт түгел


Дональд Трамп "Америка авазы"на әңгәмә бирә, Буэнос-Айрес, 30 ноябрь 2018
Дональд Трамп "Америка авазы"на әңгәмә бирә, Буэнос-Айрес, 30 ноябрь 2018

Керич бугазында булган соңгы хәлләрдән соң Путин белән хәзер очрашу дөрес булмас иде диде Трамп.

АКШ президенты Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән кулай вакыт җиткәч очрашачагын белдерде.

Бу турыда ул 30 ноябрь G20 ("Зур егермелек") саммитында катнашу өчен Аргентинага килгәч "Америка авазы" хәбәрчесе Грете Вам Сустеренга биргән әңгәмәдә әйтте.

"Русия Украина корабларын басып алган бу көннәрдә Путин белән очрашу дөрес булмас иде. Ләкин без аның белән кулай вакыт җиткәч соңрак очрашырбыз" диде Трамп.

– Сез башта Путин белән очрашу ихтималы турында әйттегез, соңнан бу очрашудан баш тарттыгыз. Аның белән очрашсагыз, нәрсә турында сөләшер идегез?

– Дөресен әйткәндә, Украина белән булган хәлләр, украин кораблары һәм диңгезчеләре белән булган хәлләр сурәтендә Путин белән очрашу өчен хәзер ​кулай вакыт түгел. Ләкин мин аның белән очрашырмын. Безнең мөнәсәбәтләр яхшы дип саныйм, Русия, Кытай һәм башка илләр белән дә мөнәсәбәтләр яхшы булыр дип уйлыйм. Бу – мөһим дип саныйм. Шуңа күрә, кулай вакыт җиткәч аның белән очрашырмын.

– Аның Украинага карата алдагы ниятләре турында ни уйлыйсыз? Украин корабларын һәм диңгезчеләрен ул нигә кулга алды?

– Мин аның фикерләрен укый алмыйм. Беркем дә укый алмый. Нәрсә теләгәнен ул үзе белә. Ләкин без кайбер нәрсәләргә юл куймаска тиеш. Шулай да бу хәл булды. Һәм мин бу эшкә катнашырга теләмим.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Кырым ярлары буенда Украинаның Одессадан Мариупольга баручы өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Русия украин диңгезчеләрен дәүләт чиген канунсыз узуда гаепләде. Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

Көнбатыш илләре Русиянең Керич бугазындагы гамәлләренә тәнкыйть белдерде.

29 ноябрь Трамп үзенең Твиттерында Путин белән Буэнос-Айреста планлаштырылган очрашудан баш тартуын хәбәр итте.

30 ноябрь Кремль Трампның бу карары уңаеннан үкенеч белдерде.

XS
SM
MD
LG