Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Путиннан украин диңгезчеләрен азат итәргә сорады


Ангела Меркель Буэнос-Айреста Владимир Путин белән очраша, 1 декабрь 2018
Ангела Меркель Буэнос-Айреста Владимир Путин белән очраша, 1 декабрь 2018

Русия президенты сүзләренчә, украин диңгезчеләре мәсьәләсе Русия мәхкәмәсендә хәл ителәчәк.

Германия канцлеры Ангела Меркель Буэнос-Айреста Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Канцлер вәкиле Стефан Зайберт журналистларга хәбәр итүенчә, алар Сүриядәге низаг һәм Русия белән Украина арасындагы киеренкелек турында сөйләшкән.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Меркель Путиннан әсир итеп алынган украин диңгезчеләрен иреккә чыгарырга сораган, ләкин Путин бу мәсьәлә Русия мәхкәмәсендә хәл ителәчәк дигән.

Песков хәбәр итүенчә, Путин Меркельгә Керич бугазында булган хәл турында тәфсилле аңлатма биргән. Песков сүзләренчә, Киев белән Мәскәү арасындагы хәзерге низагта Көнбатыш илләренең арадашчылык итү мәсьәләсе күтәрелмәгән һәм бу мөмкин дә түгел.

Песков шулай ук Путинның Трамп белән кыскача гына аралашып алуын дә әйтте, ләкин нечкәлекләрен китермәде.

Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, Путин Трамп белән җентекләп сөйләшү өчен G20 саммиты форсаты кулланылмауга үкенеч белдергән.

Мәгълүм булганча, АКШ президенты Дональд Трамп Буэнос-Айреста Русия президенты Владимир Путин белән очрашудан баш тартты. 30 ноябрь "Америка авазы"на әңгәмәдә ул "Русия Украина корабларын басып алган бу көннәрдә Путин белән очрашу дөрес булмас иде. Ләкин без аның белән кулай вакыт җиткәч соңрак очрашырбыз" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG