Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар Чаллы балалар бакчасында татар төркеме таркатылу ихтималы турында белдерә


Архив фотосы
Архив фотосы

Чаллының 56 санлы "Чимшмәкәй" балалар бакчасындагы 2нче татар төркемен ябарга мөмкиннәр. Бу хакта ата-аналар Татарстан җитәкчелегенә хат язган. Бакча мөдире моны ялган хәбәр ди, шәһәрнең мәгариф идарәсе вәкиле ата-аналар бездән сорасын ди.

"Чишмәкәй" бакчасына балаларын йөртүче ата-аналар татар төркемен ябу турында имеш-мимешләр чыгу белән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга хат язган. Алар татар төркемен саклап калуны сорый.

"Чаллы шәһәренең 56 санлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында 2нче татар төркеме таркатылачагы турында безгә – ата-аналарга хәбәр җиткерелде. Укыту-тәрбия елы уртасында әлеге оятсыз гамәлне хакимияттән төшкән күрсәтмә белән башкарырга җыеналар икән. Без балаларыбызны үз теләгебез белән татар төркеменә татарча тәрбия-белем алсыннар дип бирдек. Баланың ана телендә тәрбия алу хокукы тумыштан бирелгән һәм без аларның мәнфәгатен кайгыртучы буларак, татар төркемен таратуга каршылык белдерәбез", диелә хатта.

Әлеге бакчага баласын йөртүче Дамир Шәйхетдин Азатлыкка белдерүенчә, ата-аналарга бу хакта рәсми хәбәр итү булмаган. "Мондый фәрман бар инде дип әйтүчеләр булды. Без балаларны урыс төркемнәренә күчерергә теләмибез, шуңа күрә проблемны алдан ук күтәрергә уйладык. Төркемне тараткач, соң булуы бар", диде Дамир әфәнде.

Әмма бакча мөдире Резидә Әкрамова Азатлыкка әлеге мәгълүмат дөрес түгел дип белдерде. "Безнең бакчада андый сүзнең булганы юк. Бернинди татар төркеме таркатылмый, алар 100 процент эшләячәк. Алты татар төркеме эшләде, эшли һәм эшләячәк", диде ул.

Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Елена Одинцова җавапны тагын да кыскарак тотты. "Ата-аналар безгә мөрәҗәгать итсен, аңлатырбыз. Хат язганнар икән, президенттан килгәч, аңа да җавап бирербез", диде мәгариф идарәсе түрәсе.

Элегрәк урыс телле ата-аналар төркеме (РоСТ) Чаллыда урыс телле балалар бакчалары азлыгына зарланып прокуратурага язган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллы шәһәрендәге 120 балалар бакчасының 111ендә урыс телле төркемнәр бар, ә җиде бакча тулысынча урыс телендә дип активистлар мәгълүматын кире какты.

Соңрак активистлар Казанда да, Татарстанның кайбер районнарында да урыс телле балалар бакчалары аз булуына зарланып прокуратурага шикаять итте.

XS
SM
MD
LG