Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан: премьер-министр китте, яңа мәгариф министры билгеләнде


Рөстәм Мәрданов
Рөстәм Мәрданов

Башкортстан премьер-министры Рөстәм Мәрданов вазифасыннан китте. "Үз теләге белән китте, үгетләп тә карадым", диде Радий Хәбиров. Дүшәмбе шулай ук республиканың мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы да билгеләнде.

Премьер Рөстәм Мәрдәнов башка эшкә күчә диелде. Бу хакта дүшәмбе Башкортстан хөкүмәтендә киңәшмәдә билгеле булды. "Бу аның теләге иде, дөресен генә әйткәндә, үгетләп тә карадым. Рөстәм Мәрданов Үзәк банк системына эшкә күчә", диде Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. Ул Мәрдановны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде дип яза "Башинформ".

Кайбер матбугат чаралары элегрәк хәбәр иткәнчә, Рөстәм Мәрданов Үзәк банкның Урал баш идарәлеге җитәкчесе вазифасына тәгаенләнә.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яңа премьер билгеләргә җыенмый. Ул хөкүмәтне үзе җитәкләячәк дигән хәбәрләр дә бар.

Бүген шулай ук Башкортстанның мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Айбулат Хаҗин билгеләнде. Узган атна ахырында элекке министр Гөлназ Шәфыйкова вазифасыннан алынган иде.

Айбулат Хаҗин моңа кадәр Башкортстан мәгарифе өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсен җитәкләде. 2014-2016 елларда республика мәгариф министрының беренче урынбасары булып та эшләде.

XS
SM
MD
LG