Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә һәр бишенче эшченең хезмәт хакы 15 мең сумнан кимрәк


Уфада митинг, архив фотосы
Уфада митинг, архив фотосы

Иң зур хезмәт хакы Ямал-Ненец төбәгендә, ә иң түбәннәре - Карачай-Чиркәс һәм Дагыстанда. Башкортстан 37нче урында, Татарстан - 40нчыда.

Русиядә һәр бишенче эшченең хезмәт хакы 15 мең сумнан артмый. Русияләрнең дүрт проценты гына ай саен 100 мең сумнан күбрәк акча эшли. Мондый нәтиҗәрләр "РИА Рейтинг" тишкеренүеннән күренә.

2017 елда иң зур хезмәт хаклары Ямал-Ненец автоном бүлгесендә һәм Чукоткада булган, ә иң түбәннәре - Карачай-Чиркәч һәм Дагыстанда. Мәскәү - бишенче урында. Мәскәүдә 100 мең сумнан артык хезмәт хакын халыкның 17,6 проценты, Ямал-Ненец төбәгендә - 27, Чукоткада - 26 проценты ала.

2018 елда Русиядә уртача хезмәт хакы 27 мең сум тәшкил иткән. Рейтингтан күренүенчә, илдә уртача эшче 17-44 мең сум алып эшли. Русиянең 22 төбәгендә халыкның өчтән бере 15 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы ала. Дагыстанда исә бу күрсәткеч 46 процент тәшкил итә.

Башкортстан әлеге исемлектә 37нче урында. Республикада халыкның 1,85 проценты гына 100 мең сумнан күбрәк акча алып эшләүчеләр рәтендә. Ә 26,8 проценты 15 мең сумнан кимрәк хезмәт хакы ала. Башкортстан өчен киң таралган хезмәте хакы - 14-34 мең сум диелә.

Татарстанда 100 мең сум хезмәт хакы алучылар 1,7 процент кына. Күпчелек халык 16-36 мең сум алып эшли, ә хезмәткәрләрнең 21,8 проценты 15 сум мең сумнан кимрәк акчага эшләргә мәҗбүр. Әлеге күрсәткечләр белән Татарстан 40нчы урында тора.

Тикшерү авторлары белдерүенчә, хезмәт хаклары югары булган төбәкләрдә бәяләр дә кыйммәтрәк.

Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) октябрь аенда уздырган сораштыру да русияләрнең 22 проценты фәкыйрьлектә яшәвен күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG