Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре оныкларын урыс тамашасына йөртә дигән язма "Татар-информ" сайтыннан юкка чыкты


"Әкият" театры мөдире Роза Яппарова
"Әкият" театры мөдире Роза Яппарова

Дүшәмбе "Татар-информ" сәхифәсендә "Курчак театры җитәкчеләре түрәләрнең оныкларын рус тамашаларына йөртүен әйтте" дигән мәкалә дөнья күрде. Бераздан ул язма юкка чыккан.

3 декабрь "Татар-информ" агентлыгында "Әкият" курчак театрының 85 сезон премьераларына багышланган матбугат чарасында театр мөдире Роза Яппарова татар тамашаларының аз булуына аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, моның сәбәбе – татар теленең мәҗбүри булудан туктауда.

"Нигә тамашаларны 50гә 50 дип эшләмисез дип күп сораулар бирәләр. Беләсезме, моның өчен мәктәптә татар теленең факультатив буларак түгел, аерым предмет буларак укытылуы кирәк бит", диде ул. Ул шулай ук "театр тегене тиеш, моны тиеш" дигән сүзләргә аптырады. "Баканың да койрыгы булырга тиеш диләр, ләкин татар теле предмет буларак укытылса, театрларга да татарча эшләү җиңелрәк булыр иде", диде Яппарова​.

Театр җитәкчелеге шулай ук Татарстан җитәкчелегенең балаларын күбрәк урыс тамашаларына йөртүенә зарланды. "Әкият" театрына балаларын-оныкларын йөртүчеләр арасында театр мөдире Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, элекке прокурор Кафил Әмировны, "Казан Кирмәне" мөдире Зилә Вәлиеваны атады.

"Безнең җитәкчеләр үз балаларын татар тамашаларына йөртергә артык теләми. Әйе, киләләр, ләкин күбрәк урыс тамашаларына", дип белдерде "Әкият" театры режиссеры Илдус Зиннуров.

Facebook кулланучылары игътибар иткәнчә, моның турында дүшәмбе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы да язып чыккан. Анда "Курчак театры җитәкчеләре түрәләрнең оныкларын рус тамашаларына йөртүен әйтте" дигән мәкалә пәйда булды. Тик бераздан әлеге яңалык юкка чыккан. Язма Facebook-та таратылган килеш сакланган:

20 ноябрь "Татар ата-аналары" берләшмәсе Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага "Әкият" курчак театрында Яңа ел алды һәм кышкы каникул көннәрендә татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат язды. Шуннан соң театр репертуарына татарча өч тамаша өстәлде.

XS
SM
MD
LG