Accessibility links

Кайнар хәбәр

Словакия шымчылыкта шикләнелгән Русия дипломатын илдән чыгарды


Русия илчелеге вәкилен 22 ноябрьдә үк чыгарып җибәргәннәр, бу хакта 5 декабрь билгеле булды. Дипломат шымчылык кылуда шикләнелә.

Словакия Русия дипломатын шымчылыкта шикләнеп, илдән чыгарган. Словак хөкүмәте әлеге карарны хәрби күзләү мәгълүматларына нигезләнеп кабул иткән. Премьер-министр Петр Пеллегрини сүзләренә караганда, Русия илчелеге хезмәткәрен ватанына 22 ноябрьдә җибәргәннәр, ул Словакиядән 48 сәгать эчендә киткән. Шымчылыкта шикләнелүченең исеме аталмый. Русия әлеге карарга аңлатма бирмәде.

3 декабрьдә Чехинянең Иминлек хезмәте Русияне Чехия тышкы эшләр министрлыгына киберһөҗүмнәрдә гаепләп хисап чыгарды. Хисапта Русия гамәлләре Чехия иминлегенә зур янау диелә. Бу куркыныч илнең үзендә булган террорчылык оешмалары, оешкан җинаятьләр һәм экстремистик көчләр гамәлләреннән дә зуррак дип белдерелде.

Ноябрь уртасында Австрия матбугаты Русия файдасына шымчылык кылуда шикләнелгән хәрбине тоткарлау турында язды. 1990нчы еллар ахырыннан башлап ул Русия хәрби күзләвенә миграция кризисы, Австрия хәрби авиациясе һәм артиллерия системы турында мәгълүмат биреп торган диелде. Мәскәү белән 20 ел хезмәттәшлек итү вакытынңа ул 300 мең евро тирәсе акча алган дип тә белдерелде. Хәрби гаебен танучы күрсәтмәләр бирде, әмма мәхкәмә аны сак астына алмады.

Быел яз Нидерландта Русия шымчылары дип фаразланган төркем тоткарланды һәм илдән чыгарылды. Моннан соң АКШ, Британия, Нидерланд һәм тагын берничә ил Русия хәрби күзләвен бөтен дөньяда оештырган киберһөҗүмнәрдә гаепләде. Мәскәү гаепләүләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG