Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь програмчы үлеменнән соң Иннополиста ашыгыч ярдәм бүлеге ачылачак


Марат Садыйков Иннополиста очрашуда
Марат Садыйков Иннополиста очрашуда

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Иннополиста ашыгыч ярдәм бүлеге булачак дип вәгъдә итте. 1 декабрьдә анда 35 яшьлек програмчы вафат булган иде.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Иннополиста яшь програмчы үлеменә карата аңлатма бирде. Ул чәршәмбе шәһәрдә яшәүчеләр белән очрашуга килде.

Садыйков сүзләренчә, програмчы Денис Хлякинның хәле начарайгач, Югары Осланнан ашыгыч ярдәм машинасы килә, әмма авыру хастаханәгә барудан баш тарта. Моны министр басым ясап, берничә тапкыр кабатлады.

Хлякинның хәле кабаттан авырайгач, ашыгыч ярдәм тагын килә һәм Югары Ослан Үзәк хастаханәсенә алып китә. "Дәвалау һәм диагностик чаралар уздырганнан соң төнге сәгать икеләрдә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен авыруны Казанның 7нче хастаханәсенә илтергә карар кылалар. Андагы табиблар авыруга аорта аневризмасы диагнозы куя. Бу 100 меңгә бер генә очрый торган сирәк авыру. Кызганыч, аневризма шартлый, кан китә, Хлякин вафат була", дип сөйләде Садыйков.

Ул Иннополиста яшәүчеләрне, табиблар хастаханәгә алып барырга тәкъдим иткән очракта баш тартмаска өндәде.

Министр сүзләренчә, якын араларда шәһәрдә Казанның ашыгыч ярдәм станциясе бүлеге ачылачак. "Бер машина турында инде карар кабул ителде, икенче машина турында да уйлыйбыз. Әлеге мәсьәлә киләсе елның гыйнварында ук хәл ителер. Ашыгыч ярдәм бүлеге Иннополисның медицина үзәгендә урнашачак", диде Садыйков.

Ул шулай ук район хастаханәсендә УЗИ җиһазы булмаган дигән сүзләр дөрес түгел дип тә белдерде. "Матбугатта төрле сүзләр булды. Кабатлап әйтәм, ашыгыч ярдәм килә, әмма авыру баш тарта. Ярдәм кабаттан чакырыла. Бу сирәк авыру. Аневризма теләсә кайда һәм теләсә кайчан шартларга мөмкин. Мондый диагнозны кую өчен югары технологияле җиһазлар һәм шул өлкәдә эшләүче белгечләр кирәк", ди министр.

Иннополиста 35 яшьлек програмчы Хлякинның үлеме турында Татарстанның кайбер басмалары язып чыкты. Аның хатыны Светлана Хлякина Иннополиста ашыгыч ярдәм үзәге булса, ирен коткарып калу шанслары артыр иде", дип фаразлый.

Гаилә Татарстанга Краснодардан күчеп килгән, Хлякинның 3 һәм 6 яшьлек балалары калган.

XS
SM
MD
LG