Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимияте социаль челтәрләрдә халык зарларын күзәтеп барачак


Татарстанда "Инцидент менеджмент" системы эшли башлаган. Ул социаль челтәрләрдә халык калдырган зарлануларны хакимияткә җиткереп торачак.

Социаль челтәрләрдә негатив язмаларны күзәтеп баручы "Инцидент менеджмент" системын "Медиалогия" төзегән.

Әле проект сынау тәртибендә эшли дип яза "Коммерсантъ" Татарстан президентының матбугат хезмәте вәкиле Лилия Галимова сүзләренә сылтанып.

Галимова сүзләренчә, систем социаль челтәрләрдә калдырылган постлар, комментарларны ачыклап, әлеге мөрәҗәгатькә җавап бирерлек хакимият оешмасына җибәрә. Соңыннан оешма хезмәткәре кулланучы белән элемтәгә керә һәм сорауга җавап әзерли.

Систем "Одноклассники", Вконтакте", Facebook, Instagram, Twitter, Youtube һәм форумнар һәм блогларны тикшереп торачак.

"Асылда бу халык мөрәҗәгатьләре белән социаль челтәрләрдә эшләү. Систем конкрет сорауны хәл итә", ди Галимова.

Ул шулай ук төбәкләр өчен әлеге систем бушлай, "бернинди дә өстәмә чыгымнар таләп ителми" дип белдерә.

Сәясәт белгече Сергей Сергеев фикеренчә, мондый систем протест кәефләрен алдан ук ачыклау өчен кирәк.

"Башта матбугат чараларын кыстылар, халык белән элемтә җимерелде. Хәзер алар әлеге бәйләнешне торгызмакчы була", дип саный Сергеев.

Сәясәт технологы Константин Калачев систем 2019 елда Татарстанның Дәүләт шурасына сайлаулар алдыннан бигрәк тә актуаль.

"Бу сайлаулар алдыннан җәмәгатьчелек кәефләрен күзәтү булачак, хакимият җитди низагларны булдырмауга ирешә алачак", ди эксперт.

Башкортстанда "Инцидент" системы эшли башлаган иде инде. Анда 38 меңләп мөрәҗәгать теркәлгән.

Татарстанда берничә ел "Халык контроле" системы эшләп килә. Анда да халык социаль-көнкүреш проблемнарны чишүне сорап, хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итә ала.

XS
SM
MD
LG