9 декабрь Казанның "Меңьеллык" мәйданында "Хакимият башбаштаклыгына каршы һәм гаделлек өчен" дигән митинг уза. Митинг 13 сәгатькә билгеләнгән булса да, ул 11дә үк пикеттан башланыр дип көтелә. Оештыручылар шулай итеп митингка халыкны җәлеп итмәкче. Шушы вакыйга алдыннан Татар иҗтимагый үзәге бинасында матбугат конференциясе оештырылды.
"Кеше аз килүе бик кызганыч, без бик күп журналистларны чакырган идек", диде Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов. Журналистлар бары тик Азатлыктан һәм Idel.Реалиидан гына килгән иде.
"МИТИНГКА ТЕРКӘЛЕП КЕРӘЧӘКЛӘР"
Митингны оештыручы буларак үз исеменнән гариза биргән Равил Мөхәммәтҗанов үзен полиция эзәрлекләвен әйтте һәм митингта һәртөрле провокацияләргә әзер торырга кушты.
– Мин 26 ноябрьдә бу митингны уздырырга дип гариза бирдем, ә инде 27 ноябрьдә миңа протокол төзегәннәр. Имеш, 30 августта, Тинчурин паркында узган бәйрәм митингында темадан тайпылып чыгыш ясаганмын, аның уздырылу максатын үзгәрткәнмен икән. Өч ай узгач исләренә төшкән. Югыйсә, моңарчы бернинди зар ишетелмәгән иде. 9 декабрьдә узачак митингка рөхсәт кәгазе Казан башкарма комитетыннан кичә генә килеп җитте. Кичә суд буласы иде бит, мине кулга алырлар да, митинг булмый калыр дип көткәннәрдер, мөгаен. Ләкин судны 11 декабрьгә күчерделәр, – ди ул. – Димәк, ниятләре барып чыкмады һәм митинг барышында аны төрлечә туктату, провокацияләү алымнары булырга мөмкин. Моны Татарстанны бетерергә теләүчеләр, аның Конституцияен дә юкка чыгарып, Русияне губернияләштерергә омтылучылар эшли. Без һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Митингтагы провокацияләрне булдырмый калдыру өчен, мин Башкарма комитетка да, полиция белән ФСБ хезмәткәрләренә дә, башка катнашучыларга да журнал булдырачакмын һәм кеше шунда теркәлеп кенә керәчәк. Һәм аларның яздырган материаллары да безгә бирелергә тиеш, – диде ул.
– Әгәр кеше теркәлмәсә, яздырган материалларын сезгә бирмәсә нәрсә була?
– Бирсә-бирмәсә, миннән шундый таләп куелачак, мин – оештыручы һәм моны таләп итәргә хакым бар! – диде Равил Мөхәммәтҗанов.
– Сез митингка гаризаны 300 кешегә исәпләп язгансыз. Күбрәк кеше килсә нишләтәчәксез?
– Тимер коймалар читендә торырга да була. Без полиция белән сөйләштек, коймаларны 300 кеше генә түгел, 1500 кеше дә сыярлык киң итеп ясаячаклар.
– Равил әфәнде, экологлар, милләтчеләр, башка өлкә активистларының шулай бергә эшләве уңышлы була аламы, ничек уйлыйсыз?
– Уңышлы булачак та, чөнки бу мәсьәләләр бөтен кешегә дә кагыла. Пенсия, экология, коммуналь хезмәтләргә бәя күтәрелү, продуктларның радиациягә дучар ителүе, милли мәсьәлә - боларның кайсысы шәхсән сиңа кагылмый, мәсәлән? Без берләшергә тиеш дип саныйм.
– Менә бу чүп яндыру заводы мәсьәләсе "Салават күпере" торак комплексы проблемасы гына да түгел, төзесәләр, бөтен Казан агуланачак. Нигә халык берләшми?
– Без берләштерергә йөрибез бит инде. Аңлы кешеләрне утыртып, үтереп бетерделәр дә, каян килсен инде тагын аңлатып, халыкны берләштереп йөрүче? Минем үземне дә бер тәүлек нәрсәгә утыртып чыгардылар соң: куркыту өчен! Курыкмасаң, икенчерәк чараларга тотыначаклар.
"МИТИНГ МӘГЪЛҮМАТИ БЛОКАДАНЫ ҖИМЕРӘЧӘК"
Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов митинг алдыннан узачак пикетның "Равилне утыртып куйсалар дип уйланган запас вариант" булуына басым ясады.
– Митингка кадәр сәгать 11дә пикет уздырачакбыз, бу безгә халыкны күбрәк җәлеп итү өчен кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Равилгә протокол төзеп суд эшләре башлангач, аны утыртып куйсалар дип уйланган запас вариант иде бу. Августта узган Татарстанның дәүләт суверенитеты декларациясе кабул ителгән көннән соң, өч ай дәвамында, шәһәр башкарма хакимиятеннән дә, эчке эшләр министрлыгыннан да бернинди сүз булмады. Шуңа без моны 9 декабрьдә булачак митингны булдырмау өчен генә уйлап табылды дип саныйбыз. Халык әзрәк килсен өчен, дипме, халыкны куркыту өченме... – диде Альберт Гарапов.
Күпсанлы социаль иҗтимагый оешмаларның берләшеп митинг уздыруы беренче тапкыр булуын да билгеләп узды ул.
Уртак митингта төрле оешмалар беренче тапкыр җыела. Монда пенсия реформасы да, ризыкларны нурландыру, милләт, чүп яндыру заводы төзелү мәсьәләләре дә булачак. Бу темаларны бездә әйләнеп узалар. Шуңа 9 декабрьдә булачак митингның максаты хакимият урнаштырган мәгълүмати блокаданы җимерү дә. Без 11 декабрь аерым митинг та уздырачакбыз, анысы продуктларны нурландыруга һәм чүп заводы төзүгә каршы булачак, – диде ул.
– Азыкларны нурландыру кирәклеген Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы нәрсә белән аңлата?
– Аның файдасы ризыкларның озак саклануы белән генә аңлатыла. Әйе, ул җитештерүчеләргә, сатучыларга файдалыдыр, ләкин халыкка зыянлы. Бу ризыкны кешегә ашату – аны радиациягә дучар итүгә тиң. Мәскәүдә, Калуга өлкәсендә ризыкларны нурландыручы үзәкләр эшли инде. Бездә дә Казаннан ерак булмаган урында 2017 елда ук төзелә башларга тиеш иде, әмма иҗтимагый каршылык аркасында төзелми тора, – диде Альберт Гарапов.
"МИЛЛӘТ ГЕНОЦИДЫ БУ"
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев митингта Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен үтәүләрен таләп итәчәкләрен һәм Милли университет ачу кирәклеге турында тагын бер кат сөйләячәген әйтте.
– Татарстан Конституциясендә язылган дәүләт телләренең тигез хокуклы булуы турындагы 8нче маддә үтәлергә тиеш. Митингта без шул хакта сөйләячәкбез. 2019 елда милли университет ачуларын сораячакбыз. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр вакыт бар әле, ачып була. Аны ачу федераль законга каршы килми, Министрлар кабинеты яки Казан мэриясе аның учредителе булырга мөмкин. Монда бары тик Президентның, хакимиятнең милли позициядә торуы гына кирәк. Милләтне саклау мәсьәләсе Чүп яндыру заводыннан мөһимрәк мәсьәлә. Хәер, ул заводны татар сәнгате, мәдәнияте үзәге булган Казан кырыенда төзү - үзе үк милли геноцид, – диде Фәрит Зәкиев.
– Митинг күп темаларны колачлый. Бу митинг әле бер темага, әле икенчесенә мөрәҗәгать итеп, ботка ясауга гына кайтып калмасмы?
– Юк, аның програмы бар. Һәр темага ике-өч кеше чыгыш ясаячак һәм һәркемгә 5 минутлык регламент билгеләнгән. Буталыш булмас дип уйлыйм, – дип җавап бирде ул.
"АКЧА ЮМАКЧЫ БУЛАЛАР"
Казанның 156нчы мәктәбендә "Экодом" түгәрәген алып баручы укытучы Владимир Шушков балалар ясаган иҗат әсәрләрен алып килгән иде.
– Чүп яндыру заводы мәсьәләсенә балалар да битараф түгел. Мәсәлән, менә бу экспозициядә ике төрле дөнья тәкъдим ителә: чүпне аерып эшкәрткәндә безне нәрсә көтә һәм завод ясаганда нәрсә булачак. Заводта тәүлегенә 1500 тонна катнаш төр чүп яндырырга җыеналар. Машиналарның төтене, Оргсинтез пычрагына хәзер бу төтен дә өстәлсә, суларга һава бөтенләй калмаячак. Заводны 5-10 чакырмга күчерү генә дә ярдәм итмәячәк бу. Мин моның геноцид булуы белән килешәм. Шуңа өстәп, мин моның акча юу чарасы гына булганын да беләм. Түбән Новгород шәһәрендәге завод 1,5 миллиард сумга төште, ә Казандагысына беренче исәпләүләр буенча гына да 28 миллиард сум тотылачак дип көтәләр. Саратовта менә чүпне аерып җыялар. Заводка җайланма 200 миллион сум чамасы тора. Безгә дә шуны ук куярга мөмкин булыр иде. Мәскәүдә Бөтенрусия халык фронты каршы торгач, митинглар ясагач, чүп яндыру заводын Собянин төзетмәде, ә бездә бу фронт дәшми, төземәкче булалар. Чит илләргә алып барабыз, чүп яндыру заводларын күрсәтәбез дип, шушы митингларны оештыручыларны да сатып алмакчы булдылар инде. Имәнлек бистәсеннән депутатлар барып кайтты һәм заводны төзетү яклы булып кайттылар. Безнең президент, Метшин аңламыйлар: бу акчаларга алар каядыр барып кайтырлар, әмма Җир планетасыннан алар барыбер беркая да качып котыла алмый, – диде Владимир Шушков.