Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Канадада Филүс Каһиров концерты узачак


Киләсе елның 10-17 февралендә Татарстаннын атказанган артистлары Филүс Каһиров, Рөстәм Рәхмәтуллин һәм "Мирас" ансамбле Төньяк Америкада концертлар куячак.

Концертларны Канаданың Торонто, Американың Нью-Йорк, Питсбург, Сан-Франциско шәһәрләрендә үткәрү планлаштырылган. Билетлар сатуга куелган.

Татар артистларын китертү башлангычы белән Америкада татар чараларын алып баручы Илмир Әхмәтҗанов йөри.

"Татарларда ихтыяҗ бар, игълан итү белән сораша башладылар, кызыксыналар" диде Азатлыкка Илмир Әхмәтҗанов.

Аның әйтүенә караганда, концертта төп игътибар татар халык җырларына биреләчәк, эстрада җырлары да башкарылачак. Шулай ук татардан тыш, казакъ, яһүд, украин, урыс биюләре күрсәтеләчәк.
Чарага төрле мәдәниятләр белән танышырга теләгән җирле американнарны да чакырмакчылар.

Моңарчы татар артистлары күбесенчә АКШка Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясарга бара иде. Сабантуйга килү уңаеннан концерт оештыручылар да булды.

2017 елда Вашингтонда яшәүче татарлар "Голос" тамашасында җиңгән Сәидә Мөхәммәтҗанова концертына җыелган иде. Анда катнашкан тамашачы Равилә ханым Азатлыкка татар чаралары тансык булуын әйткән иде.

"Башка штатларга булса да җыелып барырга риза", диде ул.

Бу концертларны оештыручы Илмир Әхмәҗанов әлеге проект дәвамлы булыр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG