Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Эмиль Курбединов иреккә чыкты һәм шундук эшенә кереште


Кырымтатарлар Эмиль Курбединовны каршы ала
Кырымтатарлар Эмиль Курбединовны каршы ала

11 декабрь Акмәчеттә адвокат Эмиль Курбединов иреккә чыкты. Аны иртәдән үк вакытлы изолятор янында җыелган дуслары, мәхкәмәгә тартылганнарның туганнары каршылады.

"Мине шулхәтле күп кеше каршылар дип уйламадым. Безнең халык уникаль үрнәк күрсәтә. Мин бүген үк Ростовка китәм, анда "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында сак астында тотылучыга карата барган мәхкәмәдә катнашам, аннары җомга көне Мәскәүгә китәм, анда украин диңгезчесе Боһдан Небылица эшендә катнашам.

Безне утырталар, басым ясыйлар, ә халык безне яклый. Мин биш көн утырдым, шулхәтле күп кеше мине каршыларга килде. Әгәр дә инде ике еллап утырган ирегеннән мәхрүм ителгән безнең кешеләребез чыкса, монда ничә кеше җыелачагын күз алдына китерә аласызмы?" диде адвокат.

Эмиль Курбединовка "Халык яклаучысы" дигән рәсемнәр альбомы бүләк ителде. Аның иреккә чыгуы уңаеннан мәҗлес һәм дога үткәрелде.

Эмиль Курбединов 6 декабрь Акмәчеттә тоткарланды.

7 декабрь Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Эмиль Курбединовны биш тәүлеккә сак астына алды. Аны социаль челтәрдә тыелган экстремистик оешмаларның символларын таратуда гаепләделәр. Адвокат үзенең сәяси, уйдырма сәбәпләргә нигезләнеп гаепләнүен белдерде.

9 декабрь кичендә билгесез кеше тимер торба ярдәмендә кырым адвокатлары офисы тәрәзәсен ватып кермәкче булган. Әмма ул керә алмый качып киткән. Бу хәл видеокамерага эләккән.

Эмиль Курбединов - Кырымда тоткарланган "Хизб ут -Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче мөселманнарның актив яклаучысы, "Кырым бердәмлеге" вәкиле, Керич бугазында Русия тарафыннан тоткарланып Мәскәүгә озатылган украин диңгезчеләренең дә яклаучыларның берсе.

2014 елдан бирле Кырымда кырымтатарларга басым, аларны тоткарлаулар, урлаулар, хәбәрсез югалулар, утыртулар, тентүләр туктамый.

XS
SM
MD
LG