Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" Маҗарстанның "Йоббик" фиркасен Мәскәү мәнфәгатьләренә эшләүдә гаепли


"Йоббик" фиркасе байрагы
"Йоббик" фиркасе байрагы

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Маҗарстанның "Йоббик" фиркасе Мәскәү мәнфәгатьләренә эшли, шуңа күрә фин-угыр халыклары язмышы белән кызыксынмый дип саный.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте мөрәҗәгатенә "Йоббик" фиркасенең җавап бирмәвен иҗтимагый хәрәкәт үзенчә бәяли. Активистлар фирканең дәшмәвен Кремль мәнфәгатьләрен алга сөрү белән аңлата.

"Йоббик фин-угыр халыклары язмышы белән дә кызыксымады, безнең мөрәҗәгатькә җавап бирүдән дә төрлечә качып килә. Әлеге сәяси фирка фин-угыр халыклары хокуклары өчен Словакия, Украина, Романиядә көрәшергә әзер. Әмма Русиядә түгел", диләр хәрәкәт вәкилләре.

Идел буе этник төркемнәре хокукларын яклауда Маҗарстанның сәяси даирәсендә теләктәшлек эзләү дәвам итәчәк дип тә белдерә активистлар.

Алар шулай ук башка дәүләтләр белән дә элемтәләрне җайлау юлларын эзли.

"Табигый, беренче чиратта без фин-угыр һәм төрки дәүләтләргә, аларның сәяси фиркаләренә һәм хәрәкәтләренә игътибар итәбез. Алар арасында "Йоббик" та бар иде. Әлеге фирка Маҗарстаннан читтәге маҗарларның мәнфәгатьләрен яклау турында ачыктан-ачык белдереп килә. Шуңа күрә бер ай элек без аларга фин-угыр телләрен Мәскәүдән яклауны сорап мөрәҗәгать иткән идек", ди "Азат Идел-Урал".

Күптән түгел "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Боляень Сыресь Маҗарстандагы милләтчел "Йоббик" фиркасенә Русиядә фин-угыр халыклары телләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Кайбер матбугат чаралары "Йоббик" фиркасе Русиядән дә финанслана дип язган иде. Әмма фирка вәкилләре әлеге гаепләүләрне кире кага.

"Йоббик" Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбаннан Украинада маҗарларны яклауны таләп итте. Фирка вәкилләре фикеренчә, Украинада "Мәгариф турында" яңа канун нигезендә маҗар теле мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында тулысынча юк ителергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG