Accessibility links

Time ел кешеләре дип кыю журналистлар төркемен атады


Татьяна Фельгенгаэр
Татьяна Фельгенгаэр

Time журналы "Ел кешесе" дип кыю журналистлар төркемен атады. Алар арасында үтерелгән журналист Хашогги һәм "Эхо Москвы" радиосы хезмәткәре Татьяна Фельгенгауэр бар.

Американың Time журналы "Ел кешесе"н игълан итте. Бу юлы әлеге исемгә кыю журналистлар төркеме лаек булды. Аларны басма "Яклаучылар" (Guardians) дип атады. Исемлеккә үтерелгән согуд журналисты Җамал Хашогги, Reuters-ның Мьянмада сак астына алынган журналистлары, Филиппинда Rappler порталына нигез салучы Мария Ресса, The Capital Gazzete журналистлары, "Эхо Москвы" радиосы баш мөхәррире урынбасары Татьяна Фельгенгауэр кергән.

Хашоггиның үлеме турында редакция әлеге үтерү Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәт ибн Сәлмәннең "чын йөзен" һәм согуд-америка альянсында бернинди дә әхлакның булмавын күрсәтте ди.

Мария Рессега 10 ел төрмә яный. Time фикеренчә, ул җитәкләгән интернет-басма президент "Родриго Дутертеның мәхкәмәсез үлем җәзаларына дучар итүләрнең елъязмасын алып бара". Нәтиҗәдә 12 мең кеше үлде диелә.

Мэриленд штатындагы Capital Gazette журналистлары "Яклаучылар" исемлегенә июньдә булган һөҗүм бәйле кергән. Ул вакытта кораллы җинаятьче газетаның биш хезмәткәрен үтергән иде.

Reuters хәбәрчеләре Мьянмада рохинҗа мөселманнары турында мәгълүмат җиткерү өчен 10 елга ирекләреннән мәхрүм ителде дип искә төшерә Time.

Татьяна Фельгенгауэр турында язганда, журнал аңа һөҗүм "дәүләт телевидениесендә" сюжетлардан соң оештырылды ди. Русия телевидениесе "Эхо Москвы" һәм Фельгенгауэрны Америка тарафлы булуларында гаепләде дип саный.

Гаделсез хөкем ителүчеләр арасында Time Бангладеш фотографы Шаһидулла Аламны атады, ул ил премьер-министрын тәнкыйтьли иде.

Былтыр "Ел кешесе" дип #metoo флешмобы активистлары аталды. Алар җенси нигездә бәйләнүләр өчен җаваплылыкка чакыра.

XS
SM
MD
LG