Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Венедиктов: "Милли азчылыклар һәм республикалар – Русиягә төп янау"


"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов
"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов

Шул ук вакытта "Эхо Москвы" баш мөхәррире хәзерге президент идарәсенең милли телләргә каршы көрәш сәясәтен хата дип атады.

"Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов Esquire басмасында биргән әңгәмәсендә хәзерге президент идарәсенең милли телләргә каршы көрәш сәясәтен хата дип атады. "Әйдәгез, 1917 елны искә төшерик. Александр III-нең телләр сәясәте нәрсәгә китерде: егерме елдан инкыйлабны барлык милли азчылыклар яклап чыкты. Алар урыс империализмында үз мәдәниятенә янау күрде. Шул хәл 1990нчы елларда кабатланды", диде ул.

Венедиктов Русия президенты Путинны "милләтче түгел, империяче" дип атады, һәм монда аерманың зур булуын ассызыклады. "Мин үзем дә империяче һәм консерватор, шуңа аны бик яхшы аңлыйм. Мин гел шуны әйтеп килдем: милләтчелек, урысныкымы, яһүднекеме, татарныкымы – Русияне тарката ала", дип китерә аның сүзләрен Esquire.

Венедиктов "Русия Латвиядә урыс телендә белем алу мөмкинлеген таләп итә. Шул ук нәрсәне без украиннардан да таләп итәбез. Ә ник соң без үз илебездә үзебезгә каршы киләбез?", ди.

Шул ук вакытта ул милли азчылыкларны һәм республикаларны Русиягә "төп янау" дип атады. "Ике ел элек мин хокук саклау органнарында югары урын биләгән кеше белән сөйләштем, ул шулай диде: "Идел буенда мәчетләрнең никадәр тиз төзелгәнен беләсеңме? Беләсеңме, анда яшьләр генә йөри. Ул бездә генә яулыклы әбиләр, аларда исә яшьләре генә. Анда өлгереп килә", дип искә ала Венедиктов.

2018 елның август аенда Венедиктов "Эхо Москвы" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган көндәлек тапшыру чыгара башлаган. Анда урыс телендә төрки-татар алынмалары белән таныштыралар.

XS
SM
MD
LG