Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Татар эстрадасының популяр җырчысы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Фирдүс Тямаев атказанган артист исеме алу турында үзенең Инстаграмында хәбәр итте. "Әти-әниемә, гаиләмә, дусларыма, минем иҗатымны хөрмәт итеп яратучы тамашачыма, туган ягым Норлатыма рәхмәт. Бу исемне бергә алдык", дип язды ул.

Былтыр мәктәпләрдә ана телләрен ихтыярига калдыру кампаниясе башлангач, Фирдүс Тямаев татар җырчыларына, әлеге темага үз фикерләрен белдерү өчен Бауман урамына чыгарга тәкъдим итте.

Әлеге чакыруны кабул итеп, бер төркем татар җырчысы Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны яклап Бауманда флешмоб оештырды, бергәләшеп "Туган тел" җырын башкарды.

Моңа кадәр Азатлыкка биргән интервьюда да Тямаев татар теле, татар мәдәнияте язмышы өчен борчылып, "Русчалаштырып сөйләшәбез, инде хәзер чукынасы гына калды", дигән иде. "Балалар да, яшьтәшләрем дә хәзер татарча җырлар тыңламыйлар. Залда 70-80 процент өлкән буын утыра, яшьләр юк. Милләтне дин һәм мәдәният тота, әгәр икесе бергә бара алмасалар, милләт бетәчәк", ди җырчы.

XS
SM
MD
LG