Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык алдануын дәвам итә"


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Кеше хокуклары өстен булырга тиеш дип Русия Конституциясе көнендә Казанда илнең төп кануны язылган китапчыклар тараткан Гөлназ Равилова Азатлыкка Татарстандагы ачыктан-ачык полиция золымы, прокуратура, мәхкәмәләрнең кешеләргә хөкемне кырысландыруы турында сөйләде.

12 декабрь Русия Конституциясе көнендә Татарстан парламенты, Югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Ачык Русия" хәрәкәте активистлары сәяси чара уздырды. Русиядә Конституция, кеше хокуклары өстенлек итәргә тиеш, төп канунны җир белән тигезләргә ярамый диюче Дмитрий Егоров белән Гөлназ Равилова "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

Чара видеога яздырылды, интернетта таралды, видеода Гөлназ Равилова татар телендә полиция золымы турында сөйләде. "Полиция хезмәткәрләре планны үтәү өчен, кешеләрнең конституцион хокукларын да бозарга әзер. Казан "Дальний" полиция бүлеге коточкыч газаплаулары, үтерүләре белән танылды. Прокуратура кеше хокукларын яклау урынына каршылык чараларында катнашучыларга карата хөкемне тагын да кырысландыруны сорый. Без Конституция биргән хокукларыбызның саклануын, яклануын таләп итәбез", дип сөйләде. "Ачык Русия" активистлары урамда кешеләргә Конституцияне дә таратты.

Азатлык бу уңайдан Гөлназ Равилова белән сөйләште. Гөлназ – Казан кызы, гап-гади гаиләдә туган, абыйсы белән бергә 149-нчы санлы татар лицеенда белем алган. Ул КФУның икенче курсында укый. Биолог буласым, фән белән шөгыльләнәсем килә ди, әмма фәнни өлкәдә Русиядә дан казанып булуына шикләнә.

Бу Гөлназның гомерендә беренче интервью иде, бераз каушады, оялды, әмма сөйләшү дәвамында ул фикерләрен ачык итеп саф татарча җиткерде.

Гөлназ, бу сез катнашкан беренче чарамы, әллә инде мондый сәяси чараларны моңа кадәр дә оештырганыгыз булдымы?

– Беренче түгел, әмма үземне азу тешен ярган активист дип санамыйм. Көз көне булган чараларда катнаштым, урам җыеннарына да йөрдем. 10 декабрь Кеше хокукларын яклау көнендә дә чыктым. Русия Конституция көнендә чара уздырыла диелгәч, катнашырга булдым. Кеше хокукларын яклау да, 12 декабрь дә минем өчен мөһим көннәр. Мине берсе дә әйдәмәде, үз теләгем белән катнаштым. Кулга алмадылар, богауламадылар, барысы да тыныч узды.

Сез видеода бик кыю белдерү ясыйсыз. Татарстан тарихында "Дальний" очрагы хурлыклы вакыйга, аны искә төшерергә яратмыйлар. Сез полиция хәзмәткәрләренең золымнарын искә төшерәсез. Әгәр моны сөйлисез икән, бу сезгә дә ничектер кагылдымы?

Дәүләттә кешегә кешечә караш булырга тиеш

– Кагылмады, әмма кагылуы да кирәкми, кеше полиция тарафыннан кыйнала, кыерсытыла, мыскыл ителә икән, бу җәмгыятьнең проблемы. Безнең моңа реакция нинди? Яклый алабызмы ул кешеләрне, каршы сүзебезне әйтә алабызмы? Бүген бер кеше кыерсытыла, кыйнала икән, иртәгә бу минем белән булмаячак дип берсе дә гарантия бирә алмый. Минем өчен бу мөһим. Кешеләрнең полиция золымы корбаннары булганын ишетеп, укып торабыз бит. Минем белән дә "Э" үзәге вәкилләре сөйләшү уздырды. Бер сәяси чарада катнашканнан соң мине эзләп уку йортына килделәр, телефонымны дорфа рәвештә тартып алдылар, кырыс, куркытып сөйләштеләр. Дәүләттә кешегә кешечә караш булырга тиеш.

Әти-әниегез, туганнарыгыз сезнең сәяси чараларда катнашуыгызны беләме?

– Белә, алар минем нишләгәнемнән хәбәрдар. Әмма күпчелек очракта постфактум буларак белә. Алдан әйтмим, чөнки алар минем өчен борчыла, курка, әмма минем өчен фикеремне әйтү мөһимлеген дә аңлый. Әти-әни актив кешеләр түгел, алар бервакытта да урам җыеннарына чыкмаган һәм чыкмаячак, алар Русиядәге вазгыятьне үзгәртеп булмый диләр, нигә тырышырга диләр. Абый әле армиядә, ул да минем кайда ни эшләгәнемне белә. Туганнар белән сәясәт турында сөйләшәбез, алар да күп әйбердән канәгать түгел. Бәяләр күтәрелә, ә хезмәт хакы артмый, әти-әниләргә дә авыр.

Ә сез нидер үзгәртә алуыгызга ышанасызмы?

– Ышанам. Тамчы тамган саен ташны ярырга мөмкин. Һәрхәлдә үз-үземә мин тырыштым дип әйтә алам, үземне аклый алам.

Ә нәрсә белән канәгать түгелсез? Нәрсәне үзгәртер идегез?

Сүз иреге юк, кеше каршы дәшә икән, аңа төрлечә басым ясыйлар

– Мин яхшы якка үзгәрешләр булуын телим. Халыкка берне сөйлиләр, халык алдануын дәвам итә. Хакимият алмашынуы булырга тиеш, бу бит үсешкә илтүче юл. Русиягә карата чикләүләр артыннан чикләүләр, бу арыта. Кешеләрнең ирекле яшәвен телим. Дуслар, курсташлар белән күп аралашабыз, сөйләшәбез, алар да канәгать түгел, әмма фикерләрен әйтергә курка. Сүз иреге юк, кеше каршы дәшә икән, аны дошман итеп күрә башлыйлар, төрлечә басым ясыйлар. Бу төбәкләрдә бигрәк тә нык чагыла. Мәскәү, Петербурда кешеләр күпкә иреклерәк кебек. Урам җыеннарына чыгалар икән, тоткарлансалар, аларны куркытмыйлар. Күп очракта протоколлар язып тәртип нигезендә эш итәләр. Ә төбәкләрдә протоколны язмаска да мөмкиннәр. Бу бит хокукны бозу, кешеләр хокукларын да белми, аннары басым ясауның мең төрле ысулын кулланырга мөмкиннәр, шуңа кешеләр куркытылган, басылган. Яисә тагын бер мисал. Рэппер җырчыларның концертларын тыйдылар. Бу бит цензура. Чынында мин вазгыять тагын да катлауланыр дип уйлыйм.

Яшьләрнең күбесе чит илгә китү турында хыяллана, киләчәкләрен Көнбатышта күрә. Сездә чыгып китү теләге бармы?

– Юк, теләмим, андый уй башка кергәне дә юк. Мин шушында тудым, файдам шушында тияр дип ышанам. Мин биология фәнен яратам, зур теләк белән укырга кердем, яратып укыйм. Әмма киләчәктә фәнни эш белән шөгыльләнә алырмынмы, белмим.

Гөлназ, узган ел татар активистлары татар теле өчен көрәште. Сез ул вакытта фикерегезне белдердегезме?

– Өйдә ул хакта сөйләштек, мин татар теле кемгә комачаулаганын аңламадым. Ник шундый шау-шу купканын да аңалата алмыйм. Мин ике сыйныфны урыс мәктәбендә укыдым, аннары гаиләбез күченде, әниләр татар мәктәбенә бирде. Яратып укыдым, мәктәпне сагынам дип әйтә алмыйм. Беләсезме, татар мәктәпләрендә дә күз буяу бар. Татар теле дәресенә тикшерү килер алдыннан укытучылар кисәтә иде, шул вакытта дәресләр саф татарча уза иде. Ә болай ул кадәр татарча, сыйфатлы, заманча булсын дип тырышу күзәтелмәде. Заманча татар мәктәбе булдырылырга тиеш һәм анда татар теле, белем бирү өчен гомерен фида кылучы, яңача фикерли торган кешеләр эшләсә, алга китеш булачак.

Ник Казанда татар телендәге кинотеатр юк?

Без өйдә бары тик татарча сөйләшәбез, әти-әни белән урыс телендә аралашуны күз алдыма да китерә алмыйм. Дуслар белән күбесенчә урыс телендә аралашу, әмма татарча да аңлашабыз. Татар телен үстерәм дигәнне дә күрмим. Мәсәлән, ник Казанда татар телендәге кинотеатр юк? Ник бездә чит илләрдә чыккан кинофильмнар татарча субтитлар белән күрсәтелми? Яңа чыккан әсәрләр дә инглизчәдән татарчага тәрҗемә ителсә, кызык булыр иде. Мин укыр идем, әмма таба алмыйм. Татарстанда татар теле дәүләт теле икән, ул барлык урыннарда да кулланырга тиеш. Мәсәлән, мәхкәмә утырышлары татарча узсын дип таләп ителгәндә дә көчкә тәрҗемәчеләрне табалар. Уйласаң, гап-гади күренеш булырга тиеш.

Ә Русия Конституциясе көне уңаеннан уздырылган чарада нигә татарча сөйләдегез? Урысча барысы да аңлый бит.

– Шундый карарга килдек. Текстны мин үзем яздым. Бу телгә карата игътибар җәлеп итү дә булып тора, аннары татарларга да үз телемдә фикеремне җиткерәсем килде.

Гөлназ, нәрсә турында хыялланасыз?

– Белмим дә, миндә шул барлык кызларга хас хыяллардыр... Артык аның турында сөйләшәсем килми. Мин гадәти кыз, буш вакытымны кинофильмнар карап уздырам, бәйләргә яратам. Мавыккан, яратып башкарган эшем шул.

XS
SM
MD
LG