Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты "Төньяк агым-2" газүткәргеченә каршы чыкты


Европа парламенты депутатлары "Төньяк агым-2" газүткәргечен "сәяси проект" дип саный һәм ул Европаның энергетика иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин ди.

Европа парламенты "Төньяк агым-2" газүткәргечен төзүне туктату тәкъдиме белән чыкты. Депутатлар аны "сәяси проект" дип саный. Бу хактагы резолюцияне 433 вәкил хуплады, 105 депутат каршы булды, 30ы тоткарланып калды.

Европаны энергия белән тәэмин итүдә төп рольне Украина уйный, ә "Төньяк агым-2" кыйтганың энергетик иминлегенә куркыныч тудыра диелә документта.

12 декабрьдә АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты әгъзалары Европа илләрен "Төньяк агым-2" газ үткәргече проектын кире кагарга өндәүче резолюция кабул итте.

Резолюциядә әлеге үткәргеч Русиянең геосәяси проекты дип атала, аның максаты Европаның энергетик иминлеген арттыру түгел, ә Европа илләре арасына чөй кагу, Украина аша узучы газ үткәргечнең әһәмиятен киметү диелә.

Конгресс әгъзалары Европа хөкүмәтләрен "Төньяк агым-2" проектын кире кагарга һәм әлеге проектка мөнәсәбәтле затларга һәм ширкәтләргә чикләүләр кертергә чакыра. Әлеге чикләүләрне алар "Америка дошманнарына чикләүләр ярдәмендә каршы тору турында"гы канун кысаларына кертергә кирәк дип саный.

"Төньяк агым-2" Русиядән Балтыйк диңгезе аша Германиягә кадәр барып җитәргә тиеш. Газүткәргечнең ике юлын 2019 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Төзелеш белән Русиянең "Газпром" ширкәтенә караучы Nord Stream 2 AG шөгыльләнә. "Газпром"ның Көнбатыштагы партнерлары булып Германиянең Uniper һәм Wintershall ширкәтләре, Royal Dutch Shell инглиз-һолланд төркеме, Франциянең Engie һәм Австриянең OMV ширкәтләре тора. "Төньяк агым-2" төзелеше 9,5 млрд еврога бәяләнә.

XS
SM
MD
LG